5 январь конне Елыш авыл клубында Шынар мэдэният йорты хэм китапханэсе, Оет клубы хэм китапханэсе тарафыннан "Сер тотмас урдэк, яки Утарда яна ел" дип исемлэнгэн театраль тамаша куелды. Тамаша бик кунелле хэм узенчэлекле, уйнаучы йорт маллары да бик матурлар иде. Балалар тамашаны бик яратып карадылар, жырларга кушылып жырладылар. Соныннан бэйрэмгэ Кыш бабай хэм Кар кызы килде, яна ел кичэсе тагын да жанланды. Кызыклы уеннар уйналды, хонэрлэр курсэтелде. Бэйрэм бик кунелле узды.
4 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән Яңа ел рәсемнәре конкурсы үткәрделәр. Яңа ел-Тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Һәркем, яшьенә карамастан, Яңа елда могҗиза көтә. Үзләренең рәсемнәрендә балалар бу бәйрәмнең иң төп сихерчесен-Кыш бабайны сурәтләгәннәр. Барлык рәсемнәр дә бик якты һәм төсле булып чыкты. Конкурс тәмамлангач, барлык катнашучылар да кечкенә бүләкләр белән бүләкләнделәр.
4 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен үзәк чыршы янында «Навстречу чудесам» дип исемләнгән кышкы уеннар оештырдылар. Чараның төп максаты: бәйрәм атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде. Яраткан әкият геройлары белән бергәләп алып барылган хәрәтле уеннар бу бәйрәмне тагын да тылсымлырак һәм мавыктыргычрак итте. Алар балаларны мавыктыргыч уеннар һәм күңел ачу дөньясы аша үткәрделәр, анда һәркем актив катнашты һәм бүләк алды. Уеннар вакытында балалар бәйрәм һәм шатлык хисләренә чумдылар, ә аларның әта-әниләре кызыклы чара оештырылган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханәсенең иҗади коллективы кече яшьтәге балаларга онытылмаслык Яңа ел балалар чыршысын бүләк итү өчен берләште хэм «Буратино һәм аның дуслары» дип аталган чараны оештыруга иреште, чөнки оештыручылар тырышлыгы белән һәр бала бәйрәм атмосферасын тойды.
Баштан ук балалар күңел ачу һәм шатлык дөньясына чумдылар. Алар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, дәртле көйләргә биеделәр һәм үз талантларын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар Кызының килүе балалар өчен чын сюрприз булды, һәм алар яңа ел җырларына һәм биюләренә шатланып кушылдылар.
Балаларның Кыш Бабайга шигырьләр уку мөмкинлеге аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Һәр кечкенә артист иң яхшысы булырга һәм әкияттәге кунакны үзенең чыгышы белән сөендерергә тырышты. Бәйрәмнең төп геройлары белән истәлеккә төшерелгән фотолар балалар өчен тагын бер күңелле сюрприз булды.Чара ахырында һәр бала Яңа ел бүләген алды.
3 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Язлы Арташ авыл клубында Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә "Әкияти Яңа Ел" дип исемләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә хорлар белән чын бәйрәм башланды. Бәйрәм кызыклы, күңелле үтте, балаларга күп шатлык һәм күңел ачу китерде. Спектакльдән соң барлык балалар да тәм-томнар алдылар. Без бәйрәмнең бер өлешен һәр баланың йөрәгенә кертүебезгә бик шат идек. Һәм һәр бала мөмкин кадәр озаграк Кыш бабай һәм Кар кызы әкиятенә ышансын.
Яңа ел - иң якты һәм истә калырлык бәйрәм. ул үзе белән могҗизалар алып килә. Бу бәйрәмне әлбәттә инде зарыгып көтә. 3 гыйнвар көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен “Яшел чыршы янында” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә балаларга күңелсезләнергә туры килмәде. Алар кызыклы конкурсларда катнашып бәйрәм атмосферасына чума алдылар. Шулай ук бәйрәмдә "Әдәби алан" проектында катнашучыларны да бүләкләделәр. Барысы да үткәргән вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Яна ел котеп ала торган ин яраткан бэйрэмнэрнен берсе. Э балалар очен бу чын экият, сюрпризлар доньясы. 3 январь конне Елыш авыл клубында "Чыршы янында кышкы уеннар" дип исемлэнгэн уеннар программасы уздырылды. Клуб балаларнын колуеннэн хэм уен-колкедэн горлэп торды. Балалар уеннар доньясына кереп югалдылар. Бик телэп катнаштылар, барысы да кунел кутэренкелеге белэн уйнап, баллы призлар алып ойлэренэ таралыштылар.
3 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә Иштуган мәдәният йортында «Приключения новогоднего мешка» дигән балалар спектаклен оештырдылар. Балалар өчен яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Тамашачылар төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары артыннан баралар, алар бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә китәләр. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр кечкенә тамашачылар өчен якты мизгелләр булды. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.
3 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә Урта Саба авыл клубында «Приключения новогоднего мешка» дигән балалар спектаклен оештырдылар. Балалар өчен яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Тамашачылар төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары артыннан баралар, алар бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә китәләр. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр кечкенә тамашачылар өчен якты мизгелләр булды. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.
Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала, бигрәктә балалар. Шул уңайдан, 3 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнәрләрен күрсәткән, һәм дә актив катнашкан балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.