18 апрельдә Әтнә районында "Без берга"Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды.Әлеге фестиваль 2016 елдан башлап балаларның халык иҗаты өлкәсендә сәләтлелеген үстерү, балаларның шәхси уңышлары, аларны Россиянең этномәдәни мирасы кыйммәтләренә тарту максатында үткәрелә. Олы Нырты мәдәният йорты каршындагы "Серле каләм" клуб берләмәсенә йөрүче Гаффаровка И. Саба районының иҗат командасы белән берлектә фестивалне алып бару бәхете елмайды.
19 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пасха йомыркаларын бизәү буенча «Пасха йомыркалары»дигән мастер-класс үткәрделәр. Йомыркаларны буяу-борынгы славян йоласы. Алып баручы Бөек Пасха бәйрәменең барлыкка килү тарихын, аның традицияләрен сөйләде. Балалар «малеванка» ның «писанка» дан, «дряпанка» ның «крапонок»тан нәрсә белән аерылуын белделәр. Мастер-класс вакытында Пасханың шәфкатьлелек бәйрәме икәнен белдек, һәм безнең һәркайсыбыз бу сыйфатларны якынына ярдәм итеп күрсәтә ала.Һәркем үз эшен кабатланмас итәргә тырышты. Пасха йомыркаларын кәгазьдән, картоннан, фетрдан ясалды. Барысының да пасха йомыркалары ачык һәм төсле килеп чыкты. Мастер-класста катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды, һәм ул «Якты Пасха»ның матур һәм бәхетле көне буларак балалар хәтерендә калачак.
18 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре самовар тарихы һәм чәй эчү традицияләренә багышланган «Самовар янында кич утыру» үткәрделәр.Көнкүреш мәдәнияте һәм кунакчыллыкның төп символларының берсе-самовар.Бер генә табын да һәм халык йөрешләре дә самоварсыз үтми. Ул һәр йортта үзәк урынны алып, кешеләрне берләштерүче, аларны чиста һәм тыныч әңгәмәгә көйләүче йөрәгенә әверелде. Һәм бүген, самавыр белән зур өстәл артында безнең чарада катнашучылар җыелды, алар беренче самавырларның барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар.Кунаклар әңгәмәдә актив катнаштылар, фикер алыштылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, җырлар җырладылар, халык уеннары уйнадылар .Катнашучылар яңалык белү генә түгел, кунакчыл самовар янында күңелле итеп вакытларын үткәрделәр.
17 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Җиңү көненең төп атрибутларының берсе булган «Георгий тасмасы» брошкасын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.Алып баручы «Георгиевская лента»акциясе тарихы турында сөйләде. Тасма тагу кагыйдәләре турында берничә сүз әйтелде. Катнашучылар чараның практик өлешенә бик җаваплы һәм җитди карадылар. Һәркем үз эшен бик пөхтә һәм төгәл башкарырга тырышты.Чын-чынлап матур һәм оригиналь брошкаалар килеп чыкты. Мастер-класс нәтиҗәсеннән барысы да, шулай ук очрашуны оештыручылар да канәгать калды.
19 апрельдэ Эзмэ мәдәният йортында «Спорт наркотикларга каршы» дип аталган наркотикларга каршы әңгәмә узды. Наркотикларга каршы спорт, наркоманияне профилактикалауга һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, сәламәт даими спорт гадәтенә кушылуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы дусларча бердәм җәмгыять формалаштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта физик культура һәм спорт балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә уңай һәм актив мөнәсәбәт формалаштыруда аерым урын алып тора.
18 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре,Түбән Утар авыл клубы үзешчәннәре белән берлектә "Кайнана" (комедия) спектаклен куйдылар.
Комедиянең вакыйгалары гади генэ гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә...
18 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт куйдылар. Концертта искиткеч җырлар, заманча биюләр, шигырьләр яңгырады. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
17 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Сәламәтлеккә 1000 киңәш" дигән әңгәмә үткәрелде. Чарага Эзмә фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Бүген сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, җаваплы тәртип, сәламәтлек турында кайгыртуның культура дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләштеләр. Сәламәтлекнең төп факторлары-хәрәкәт, чыныгу, режим. Фельдшер дөрес туклану турында искәртте һәм сорауларга җавап бирде. Сәламәтлек — кеше тормышында төп кыйммәт бит ул.
Бүген, 17 нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиковның "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнгән, искиткеч мәгънәви һәм тәрбияви театраль-концерты булып узды. Ильяс Халиков безгә мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлектәге җырлары белән күптәннән таныш. Шушы уйландыра, күңелләрнең иң ерак түрләренә үтеп керә торган җырлар, татар милләтенең бөтен проблемаларын чагылдырган театраль күренеш белән үрелеп барылды. Болар барысы халыкны уйландырды, вәгазъләде. Бүген күпләрнең күңелендә "Мин дөрес яшимме икән?" - дигән сорау тумыйча калмагандыр. Бүгенге җәмгыятьтә килеп туган вәзгыятьтә керләнгән күңелләрне пакълаучы, иманга, милләтебезне, телебезне сакларга өндәүче мондый чаралар бик кирәкле. Тамашачы күреп-ишетеп кенә калмыйча, гамәл дә кылырга ашыкса иде. Шул вакытта гына дөньябыз төзек, әлеге чараның да максаты үтәлгән булыр.
Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чабья-Чурчи авыл клубы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Тәрәзәләрне Җиңү символлары, кызыл йолдызлар, котлау язулары, салют, чәчәкләр, ак күгәрченнәр, торналар, Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре белән бизәделәр. Еллар үтә, әмма безнең каһарманнарның батырлыклары турындагы хәтер сүнми.