30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында-«Татар язучылары – сәяси репрессия корбаннары» исемле репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара барышында ,реприссия корбаны булган татар язучылары турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелде , бу елларның фаҗигасе турында сөйләнелде. Чара татар шагыйре Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән шигырен укып, бай эчтәлекле презентация карау белән төгәлләнде.
14 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча команда турниры үткәрелде. Һәвәскәр турнир-чын уенның нәрсә икәнен сизү, башка уенчыларның сәләтләре белән чагыштырганда үз сәләтләрен бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы, аның төрләре, уен кагыйдәләре турында сөйләнелде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.
«Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана һәм Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.7 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Солдат озату»халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясады. Фестиваль-конкурс Килдебәк мәдәният йортында узды. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә.