ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мәхәббәт һәм тугрылык - мәңгегә» ял кичәсе үткәрделәр. 

 Чара барышында гаилә парлары үзләре өчен әзерләнгән сынауларны үттеләр, гаиләләренең ныклыгын, юмор хисен, энергия запасын һәм зирәклеген тикшерделәр. 

Бәйрәм һәркемгә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Югары Симет мәдәният йорты

16
июнь, 2023 ел
җомга

Квест-  күңел ачуларының искиткеч интеллектуаль төре. Бу вакытта катнашучыларга берничә киртәне җиңәргә, билгеле бер мәсьәләләрне хәл итәргә, гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен логик табышмакларны чишәргә кирәк. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Алтын ачкыч артыннан сәяхәт»квест-уенын оештырдылар. Чарада катнашучыларны күңелле конкурслар, кызыклы биремнәр һәм уеннар көтте. Квест башында балалар территориядә, хәзинә сандыгының ачкычы кайда яшеренуэ турында хат алдылар. Шулай ук балаларга  маршрут рәсеме белән карталар тапшырылды. Катнашучылар  белемнәренең тапкырлыгы ярдәмендә барлык сынауларны үттеләр  һәм татлы тәм-томнар салынган сандыкны таптылар.

Тэги: Югары Симет мәдәният йорты

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре" Күңелле ералаш" уен программасын үткәрделәр. Программа кызыклы конкурсларга, мавыктыргыч биремнәргә, сорауларга  бик бай иде. Командаларга йөгерү, туплар, боҗра белән кызыклы, катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт осталыкларын, физик һәм акыл ягыннан осталыкларын  күрсәтә алдылар.Бу мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Балалар үзләренең җитезлеген, тизлеген һәм көчләрен сынадылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Әлеге чарадан балалар татлы призлар һәм яхшы кәеф алдылар 

Тэги: Югары Симет мәдәният йорты

14
май, 2023 ел
якшәмбе

Укытучы  һәм остаз" елы кысаларында мәдәният йортында " Хәтерлим мин әле, бүгенгедәй !"дип исемләнгән очрашу-кичә оештырылды. Әлеге  очрашуга 2000-2020 елларда Югары Симет урта мәктәбендә укыткан укытучылар, шулай ук аларның укучылары, хезмәттәшләре һәм укучыларның яңа буыны чакырылган иде. Концертта төрле җырлар, шигырьләр, мәктәп хатирәләре яңгырады. Элекке укучылар үз укытучыларына карата бик күп теләкләр әйтеп хатирәләре белән бүлештеләр.

 

Тэги: Югары Симет мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International