Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Минем гаиләм –минем терәгем " дип исемләнгән конкурс программасы оештырылды.Чара барышында командалар үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Ата-аналар балалар белән бергә «Визит карточкасы», «Балалар шаяртуы», «Чылбырлар» конкурсында катнашып, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.Әлеге чарадан барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм күңелле тәэсирләр алып таралышты
Бөтендөнья театр көне кысаларында Югары Симет мәдәният йортында «Театр-Могҗизалар иле» дип исемләнгән уен-викторина уздырылды .
Балалар кичәнең актив катнашучылары булдылар. Алар барысы бергә театр терминологиясен искә төшерделәр, төрле интонацияле фраза әйтеп, дикцияне күнектерделәр, балалар театрлары, сәхнәләрендә куелган кызыклы балалар әкиятләре турында , профессиональ һәм үзешчән артистлар уйный алган әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр.
Очрашу ахырында балалар узләренә костюмнар сайлап бер өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр.