20 июньдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмэ мәдәният йортында Сулә авыл клубы белән берлектә Гаилә елына «Дуслык» лагере балалары өчен «Безнең әбиләребез уеннары» дип аталган танып белү-уен программасы үткәрделәр. Уеннарны барысы да ярата: кызлар да, малайлар да, өлкәннәр дә кайчандыр балалар булган. Кайбер уеннар буыннан-буынга тапшырыла, күп еллар яши, исемнәре һәм кагыйдәләре генә үзгәрә. Халык уеннарының күп гасырлык тарихы бар. Алар безнең көннәргә борынгы заманнардан килеп җиткәннәр, буыннан-буынга күчеп, үз эченә иң яхшы җирле традицияләрне алганнар. Әбиләребез уйнаган уеннар күңел ачу гына түгел, ә танып белү характерында да булган. Алар командаларны берләштергәннәр, төрле яшьтәге балаларга дуслашырга мөмкинлек биргәннәр. Без әти-әниләребез, әбиләребез уйнаган уеннарны тагын бер тапкыр искә төшердек.
12 июньдә табигатьтә Зиганшиннар нәселенең Гаилә елына багышланган очрашу кичәсе узды. Очрашу Сабантуй бәйрәме, күңелле уеннар, музыкаль номерлар, кызыклы конкурслар һәм зур табын белән оештырылды. Бу бәйрәмгә барлык Зиганшиннар һәм Саматовлар, балалар һәм өлкәннәр җыелды. Аларның нәселендә 13 буын билгеле, барлыгы 226 кеше, иң кечесенә 3 ай, иң өлкәненә 83 яшь. Кич бик бай, кызыклы булды. Туганнарның һәм буыннарның мондый очрашулары бик мөһим. Алар гаилә әгъзаларына, туганнарына карата мәхәббәтне ныгыта. Чөнки нык гаилә-ул тормыштагы төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт ныгытмасы булып тора.
12 июньдә Эзмә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Г.Р. Латипова «Россия көненә халык киеме» Бөтенроссия акциясендә катнашып, фотоларны социаль челтәрдә izma Sdk адресында #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештегы белән урнаштырды.
12 июньдә Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар белән Россия көненә багышланган асфальтта акбур белән балалар рәсемнәре конкурсы узды. Россия көне-дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә һәм ял көне булып тора. Халыкта гадилек өчен бу бәйрәмне бәйсезлек көне дип атаганнар, һәм бу шулай ук бөтенләй дөрес исем. Бу бәйрәм гаделлек, закон нигезендә гражданнар арасындагы азатлыкны, тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра. Мондый конкурслар балаларның иҗади сәләтләрен, үз мөмкинлекләренә ышануларын, матурлык хисләрен һәм фантазияләрен яхшы үстерә.
9 июньдә «Калатау» яр буенда иң югары дәрәҗәдә «Игенче» Сабантуе узды, ул 8 авылны берләштерде. Бәйрәм пролог олешеннән башланды Анда Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре бик актив катнаштылар Сабантуй җитәкчеләрнең котлаулары белән дәвам итте. Сабантуйда ике сәхнә булды, аларның берсендә Эзмә мәдәният йорты һәм Отернәс авыл клубы хезмәткәрләре эшләде. Шул ук сәхнәдә концерт та, "Озын толым"конкурсы да оештырылды. Бәйрәмне шулай ук Айгөл Бариева, Зөлфия-Алмаз Мирзаяновлар, Вадим Захаров кебек танылган артистлар бизәде. Бәйрәм «Корэш»уены белән тәмамланды.
Сабантуй-татарларның иң танылган милли бәйрәме, аның төгәл датасы юк, әмма, кагыйдә буларак, ул июнь аенда үткәрелә. 8 июньдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Байлар Сабасында Сабантуй милли бәйрәмен ачу тантанасында катнаштылар. Эзмә мәдәният йорты мөдире Саматов З.Б һәм режиссер Тимергалиев Н.Ф. бу бәйрәмдә артистлар белән аерым сәхнәдә эшлэделәр. Эзмә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Г .Р. Латипова "Озын толым" конкурсын үткәрүдә катнашты.
2 июньдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары белән бергә милли Сабантуй бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Халык йоласы буенча, Сабантуй бәйрәменә әзерлек билгеләнгән көнгә берничә атна кала башлана. Бүләкләр җыю йоласы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Сөлгеләр җыю-татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола. Бу традицияне, безнең авылда, бүгенге көнгә кадәр саклыйлар. Милли кием кигән авылдашлар, яшьләр, җырлар, яхшы теләкләр белән бөтен авыл буйлап бүләкләр җыйдылар, һәр йортка кереп, иң матур бәйрәмгә чакырдылар.
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн хөрмәтенә Эзмә мәдәният йортында балалар өчен " Әкият безгә килә!» дигән программа булды. Балаларга кунакка әкият геройлары Леди баг, Супер кот һәм су феясы килде. Балалар үзләре әкият дөньясына чумдылар, анда уйнадылар, биеделәр, биремнәрне үтәделәр. Балаларның җанлы йөзләрен күрү рәхәт иде, алар шатланып күңел ачтылар һәм ярыштылар. Мондый чаралар балаларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Чара ахырында балалар төрле төстәге конфетида коендылар. Балалар бик яхшы кәеф алдылар.
30 майда Эзмә мәдәният йорты, Отернәс, Иләбәр авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре, Шекше мәдәният йорты, Сәрдә авыл клубы белән берлектә Байлар Сабасы балалары өчен «Калатау серлэре»дип аталган туристик маршрут оештырдылар. Экскурсия чаңгы трассасы белән танышудан башланды һәм гасырлар тарихы персонажлары һәм әкият геройлары белән озата бару белән дәвам итте. Балалар тарихи Калатауга күтәрелгәч, археологларның казулары белән бик кызыксыналар һәм үзләре дә казырга тырыштылар. Балаларга тарихи Калатау турында тыңларга кызык иде, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Калатау шулай ук умартачылык белән дә билгеле, балалар бу һөнәрнең күп серләрен белделәр. Алар шулай ук саф һавада мастер-класста катнаштылар һәм тәмле коймаклар һәм самовардан чәй белән сыйландылар. Кунаклар канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм әлеге маршрутка тагын бер тапкыр барырга теләк белдерделәр
29 майда Эзмә мәдәният йорты, Отернәс, Иләбәр авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре, Шекше мәдәният йорты, Сәрдә авыл клубы белән берлектә Байлар Сабасы балалары өчен «Калатау серлэре»дип аталган туристик маршрут оештырдылар. Экскурсия чаңгы трассасы белән танышудан башланды һәм гасырлар тарихы персонажлары һәм әкият геройлары белән озата бару белән дәвам итте. Балалар тарихи Калатауга күтәрелгәч, археологларның казулары белән бик кызыксыналар һәм үзләре дә казырга тырыштылар. Балаларга тарихи Калатау турында тыңларга кызык иде, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Калатау шулай ук умартачылык белән дә билгеле, балалар бу һөнәрнең күп серләрен белделәр. Алар шулай ук саф һавада мастер-класста катнаштылар һәм тәмле коймаклар һәм самовардан чәй белән сыйландылар. Кунаклар канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм әлеге маршрутка тагын бер тапкыр барырга теләк белдерделәр