8 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Керәнне авыл клубы белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уеннар һәм конкурслар, концерт номерлары , кызыклы театральләштерелгән программа белән бәйрәм оештырдылар. Күңелле бәйрәмгә балалар янына клоуннар Кнопка һәм Ириска, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Бер сулышта үткән яхшы әзерләнгән бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барысы да актив катнашулары өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды.
Әни! Җирдә иң гади һәм аңлаешлы сүз. Барлык телләрдә дә бер үк назлы яңгырый.. Аның янында булганда гына без үзебезне яхшы хис итәбез.
26 ноябрьдә Кызыл Мишә мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Саба районы авыл хужалыгы эшчәннәренең җитәкчесе Нигъмәтҗанова Гөлназ Ринат кызы барлык әниләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга сабырлык, шатлык, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде.
Зал кунаклар белән тулы иде. Алып баручылар әниләр турында җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Артистлар башкаруында Әниләр турында җырлар яңгырады.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз! » дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт. Бу бәйрәм безне бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Чара барышында балалар төсләнең барлыкка килү һәм раслау тарихы белән танышып кына калмадылар, ә Ватаныбыз символлары турындагы викторина сорауларына да актив җавап бирделәр. Дәүләт символикасы Россия тарихының бер өлеше генә түгел, ә мәдәнияте дә булып тора. Мәдәни традицияләрнең кабатланмаслыгын һәм байлыгын аңлау, үз илебез өчен горурлык һәрберебезнең шәхесен формалаштыруда зур роль уйный. Дәүләт символлары тарихы һәр гражданга билгеле булырга тиеш, һәм Дәүләт флагы бәйрәме Россиядә яшәүче барлык кешеләрнең бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирә.
9 августта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен вилосипедлар белән күңел ачу программасы үткәрделәр. Һәр баланың велосипеды бар, ансыз тормыш күңелсез һәм бертөрле. Ә балалар велосипедчы кагыйдәләре белән танышмы соң ? Күпләре ул кагыйдәләр белән таныш түгел икән әле. Китапханәче балаларны алар белән таныштырып, вилосипедчы нинди булырга тиеш дигән әңгәмә оештырды. Чаралар балаларда күңелле истәлекләр һәм тәэсирләр калдырды.
Балыкчы көне-балыкчыларның һөнәри бәйрәме, аны җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атарга була. Балыкчылар көне кысаларында, 11 июльдә Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән плотинага поход оештыралар һәм балык тоттылар. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете елмаймады. Шулай да егетләр канәгать калды.
Җирдәге барлык һөнәрләрне санап чыгу мөмкин түгел. Аларның кайберләре белән без очраклы рәвештә очрашабыз, ә кайберләре турында ишетеп кенә беләбез. Җәмгыятькә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе — ул укытучы. 20 июнь көнне мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балаларны укытучы һөнәре белән таныштырдылар. Балаларга укытучы һөнәренең мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе булуы турында искәрттеләр . Укытучы һөнәре авыр һәм күп сабырлык таләп итә. Балалар әлеге әңгәмәдән укытучы һөнәренең иң борынгыларның берсе булуын һәм ул бүгенге көнгә кадәр кирәкле булып калуын белделәр.
Аралашу, уйнау һәм күңелле вакыт үткәрү өчен, 17 июньдә Кызыл Мишә мәдәният йортында балалар кызыклы «Уйлап тап» конкурс программасына җыелдылар. Китапханәче аларны күңелле конкурслар иленә чакырды. Ике командага бүленеп балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар шулай ук кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чиштеләр. Чара күңелле, тату атмосферада үтте. Балалар сорауларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чараның максатлары һәм бурычлары уңышлы үтәлде. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алды.
16 июнь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында «Алты кыллы гитара һәм анда уйнауның төп алымнары белән танышу» мастер-классы узды. Мастер-классның актуальлеге шунда , ул барлык чикләүләрне бетерә һәм алты яшьтән өлкәнрәк булган һәркемгә гитарада уйнарга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар гитара дөньясына чумдылар. Сәнгать җитәкчесенең гитара турында сөйләгәннен кызыксынып тыңладылар һәм матур җырларны яратып тыңладылар. Катнашучылар 6 барысы да Пушкин картасы буенча.
15 июньдә «Uen Fest» фестивале кысаларында Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән татар халык уеннары үткәрделәр. Балалар татар халкы сәнгате, Татар уеннары төрләре белән таныштылар. Алар «Аю,бүре »халык уенын бик теләп уйнадылар. Халык уеннары акыл, характер, ихтыяр тәрбияләүгә зур йогынты ясый. Әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, билгеле бер рухи караш, халык иҗатына кызыксыну тудыралар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар!
Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә, ул Олимпия хәрәкәтенең хәзерге формасында яңадан торгызылуы истәлегенә үткәрелә. Бу дата хөрмәтенә, 14 июньдә Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Сәламәт яшәү рәвеше өчен дусларча, кыю, оптимизм белән!”.Чара башында китапханәче балаларны «Спорт энциклопедиясе» китабы белән таныштырды. Китапханәче сөйләгәннән соң, балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.