ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

7 февраль – Татарстан гербы көне. Шул уңайдан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Овеянные славою» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.  Дәүләт символлары-дәүләтчелекнең аерым билгеләре, турында сөйләделәр. Шулай ук,  канатлы барс турындагы легендаларны зур игътибар белән тыңладылар,  һәм Гербта сүрәтләнгән, һәр символның әһәмиятен белделәр. Шулай ук гербны кабул итү, аның тарихы, безнең республикабыз  турында  белә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

3
февраль, 2023 ел
җомга

3 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында ООО СХП "Юлбат" авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең отчет семинары булып узды. Башта һәр тармак җитәкчесе чыгыш ясады. Барлык чыгышлардан соң, район җитәкчеләре чыгыш ясадылар һәм анализ ясадылар. Аннан соң җитештерү алдынгыларын һәм эшләүче пенсионерларны котладылар

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   2 февральдә Россиядә Хәрби дан көненең берсе - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.

2  февраль көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «За Волгой для нас земли нет» исеме астында әдәби-шигъри композиция үткәрделәр. Балаларны солдатларның батырлыгы  турында таныштырдылар. Сталинград сугышы хроникасын карадылар. Сталинград сугышы иң канкойгыч һәм рәхимсез сугыш булып тарихка кереп калуы турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International