Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. “Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан 9 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Мы - умные пользователи Интернета» - исеме астында куркынычсызлык дәресе үткәрделәр. Аның төп максаты интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру иде. Балаларга интернет турында күп мәгьлүмат бирелде, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясалды. Интернетта утырган вакытта аларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында да, аңлатылды. Презентация күрсәтелде, балалар бергәләп фикер алыштылар, соңыннан әлеге тема буенча викторина уздырылды.
8 февраль-батырлык һәм патриотизм, яшь герой-антифашистларны искә алу көне. Шул уңайдан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «У войны не детское лицо» дип аталган әдәби сәгать уздырдылар. 8 февраль көнен сайлау очраклы түгеллеге, ә нәкъ менә төрле елларда һәм дөньяның төрле илләрендә бу көнне фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройларның һәлак булуы турында сөйләделәр. Үз тормышлары бәрабәренә җиңү эшенә, зур өлеш керткән герой-пионерлар турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.
7 февраль – Татарстан гербы көне. Шул уңайдан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Овеянные славою» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Дәүләт символлары-дәүләтчелекнең аерым билгеләре, турында сөйләделәр. Шулай ук, канатлы барс турындагы легендаларны зур игътибар белән тыңладылар, һәм Гербта сүрәтләнгән, һәр символның әһәмиятен белделәр. Шулай ук гербны кабул итү, аның тарихы, безнең республикабыз турында белә алдылар.
3 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында ООО СХП "Юлбат" авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең отчет семинары булып узды. Башта һәр тармак җитәкчесе чыгыш ясады. Барлык чыгышлардан соң, район җитәкчеләре чыгыш ясадылар һәм анализ ясадылар. Аннан соң җитештерү алдынгыларын һәм эшләүче пенсионерларны котладылар
2 февральдә Россиядә Хәрби дан көненең берсе - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
2 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «За Волгой для нас земли нет» исеме астында әдәби-шигъри композиция үткәрделәр. Балаларны солдатларның батырлыгы турында таныштырдылар. Сталинград сугышы хроникасын карадылар. Сталинград сугышы иң канкойгыч һәм рәхимсез сугыш булып тарихка кереп калуы турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар.