25 август көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Тубэн Утар авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе үзешчән артистлар белэн берлектэ " очрашу мизгеле кунелле"исемле табигатьтә ял итү тематик очрашуы үткәрделәр. Гармун астында яраткан җырлар яңгырады, сәхнәдәге тормыш турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Без ял итеп кенә калмадык, киләчәккә яңа эш планнары да кордык.Кич буе игелек һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде.
24 август көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты, Эзмә мэдэният йорты, Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш китапханәсе белгечләре һәм үзешчән сәнгать осталары белән берлектә зур бәйрәм - авылдашларыбызның "Бер Көрәшү-үзе бер гомер" очрашу бэйрэме үткәрелде.Яшьлегебез безне туган җиребезгә, балачак уткэн җиребезгә тарта. Бу еллар кеше тормышында иң күңелле еллар. Язмыш безне кая гына илтмәсен, без үзебезнең кече Ватаныбызны һәрвакыт хәтерлибез! Безнең кечкенә авылдан чыгып, читтэ яшэуче кайткан кунаклар бик күп иде. Авылдашлар көче белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Бәйрәм дәвамында күңелгә хуш килгән матур җырлар яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар үткәрелде. Авылдашлар очрашуы кичәсе бик күңелле үтте, күңелле тәэсирләр калдырды!
20 августта Сулэ авыл клубында "роботлар-безнең киләчәгебез" рәсем конкурсы узды. Роботлар хәзерге вакытта бик кирәк, алар кеше башкара алмаган эшне башкара алалар. Киләчәк образлар роботлар катнашыннан башка бик сирәк хэзерге заманда. Балалар конкурста катнашып, роботлар һәм яңа технологияләр белән бәйле нинди киләчәкне күрүләрен күрсәттеләр. Һәр катнашучы үз яңалыкларын сурәтлэде, өр-яңа робот ясый, иҗади эшен тормышка ашыруда креативлык һәм сәнгать талантын күрсәтә алды. Балаларның фантазиясе чиксез булырга мөмкин. Әзер рәсемнәрне балалар истәлеккә алдылар.
17 август көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш китапханәсе белгечләре һәм үзешчән артистлар белән берлектә Урам концерты булды. Концерт бәйрәмчә, шатлыклы һәм игелекле атмосферада узды. Һәр чыгыш ясаучы үзенең уңай хисләрен җиткерергә, тамашачыларга үз сәләтен күрсәтергә тырышты, һәм җавап итеп көчле алкышлар һәм шатлыклар алды.Концерт бик бай булды, барлык 22 номер да бер сулышта үтте. Чара тәмамлангач, тамашачылар искиткеч программа һәм бүләк ителгән яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр.
11 август көнне Эзмә мәдәният йорты каршында «Музыкаль солянка»исемле җәйге урам концерты булды. Концертта Сулэ авыл клубы мөдире дә үз командасы, үзешчән артистлар белән катнашты.Концерт бай эчтәлекле, төрле-төрле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар телэп саубуллашты.
26 июль көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы,Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән бергәләп" Калатау серләре"туристик маршруты буенча юлга чыктылар. Казан ханлыгының соңгы башкаласы урыны һәм аның тарихы нинди хәлдә? Тарихи урыннарны күрү теләге. Шуның өчен без Эзма-Отернас авылы янындагы тарихи урынга юл тоттык. Кайчандыр анда башкала ролен үтәгән шәһәр булган бит.
Безнең маршрут Отернас авылы янындагы тау башында салынган заманча чаңгы трассасыннан башланды. Экскурсовод И.Гыйльфанова сөйләгән тарихи һәм кызыклы вакыйгалар безгә Казан ханлыгы тарихы турында гына түгел, ә башка бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итте. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар һәм күргәннәре белән сокландылар.
Җәй-велосипедта йөрү вакыты. Педальләрне әйләндерергә өйрәнгәннән соң, балалар урамнарда һәм юлларда, паркларда һәм скверларда йөриләр.
Велосипед-нәтиҗәле транспорт чараларының берсе. Ул чагыштырмача арзан, маневрлы, автономлы, өзлексез, куркынычсыз, юлсызлыктан курыкмый һәм идарә итүдә гади. Хәзерге дөнья велосипед белән мавыгуның күтәрелүен кичерә. Аның барлык яшьтәге һәм һөнәр ияләре, хәтта президентлар һәм премьер – министрлар даирәсе киңәйә, балалар һәм яшьләр арасында аның белән мавыгуы турында әйтеп тә торасы юк. Велосипедта йөрү балаларның киңлектә ориентлашуын үстерүгә, тигезлекне саклауга, чыдамлык, тизлек, җитезлек, кыюлык, үз көчләренә ышаныч кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә.
14 июльдә Сулэ авыл клубында «минем дустым велосипед»спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Балалар велосипедның барлыкка килү тарихын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, велосипедчының экипировка серләрен, юлда үзара хөрмәт кагыйдәләрен белделәр.Без күрше авылга кадәр барып җиттек.
Һәр кешенең үз туган иле-туган ягы бар. Кечкенә Ватаныбыз белән танышу максатыннан 2 июль конне туган авылыбызга экскурсия үткәрелде. Балалар белән матур авыл урамнары буйлап йөрдек. Аннары чишмәләргә юл тоттык. Табигатьтә хәрәкәтчән уеннар уйнадык, үзләре белән алып килгэн ризыкларны ашадык. Күңелле вакыт үткәрдек.
Безнең сәяхәтебездән соң балалар әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарлар дип ышанасы килә. Безнең авыл буйлап Экскурсия зур рәхәтлек китерде, уңай һәм мавыктыргыч булды.
11 июльдә авыл клубында өстәл уеннары көне узды.Такта уеннары-эрудицияне үстерү, сузлекне тулыландыру, логик уйлауны яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме,остэл уеннары тере аралашу. Мондый уеннарның һәрберсе кызыклы вакыт, дәрт, якты эмоцияләр бирә. Бүген өстәл уеннары популярлыкның иң югары ноктасында вакыт белән бергә атлап баручы яңа уеннар барлыкка килә, борынгы уеннар яңадан торгызыла.
7 июльдә Сулэ авыл клубында Гаилә елы кысаларында һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "без бер зур гаилә"дигән күңел чарасы узды.Кичәне мәчет имамы Нигъмәтҗанов Азат ачты. Ул Коръәннән гаилә турында хәдисләр сөйләде.Тәмле кайнар чәй артында кунакларга карата бик күп эчкерсез сүзләр һәм яхшы теләкләр, гади гаилә кыйммәтләре турында тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырады.
Кичкә килгән авыл халкының өй эшләрен вакытлыча калдырып, йөзләрендә елмаюлар булды, бу яхшы кәеф булуын күрсәтә. Чәй эчкәндә кунаклар, әлбәттә, бәхетле гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар, «хөрмәт», «аңлау», «ярдәм», «гафу итү», «ярдәм», «терәк» һәм аларга карата башка синонимнарны кабатладылар, ә болар барысы да нык гаиләнең кушылган сүзләре.Шулай ук кызыклы конкурслар һәм уеннар уздырдык.