Яз иртэ килү сәбәпле, язгы ташу иртә башланды. 11 апрельдә Очиле авыл клубында узачак "боз озату" бәйрәмен без 27 мартта уздырдык.
Яз житу белэн татар халык бәйрәме - боз озату бәйрәме якынлаша. Бу борынгы татар халкынын яз коне уздырыла торган беренче бәйрәме. Татар торак пунктларының күпчелеге елга ярында урнашкан. Шуңа күрә бөтен тормыш елга белән бәйле булган.Без авыл халкы белән, гармун уйнап, елга ярына юл тоттык. Бәйрәм барышында балаларга йоланың мәгънәсе турында сөйләдек. Теләкләр әйтеп, янган саламны суга ташладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
Кешедә иң кыйммәтле эйбер ул – тормыш, ә аның тормышында иң кыйммәтлесе – Сәламәтлек, аның өчен бөтен көчең белән көрәшү актуаль генә түгел, ә икътисади яктан да, практик яктан да кирәк була. Бүген сәламәт яшәү рәвеше-вакыт таләп итә. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде. Чараларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен 26 мартта Сулэ авыл клубында «миңа бу кирәкми» дигән наркотикларга каршы эчтәлекле әңгәмә уздырылды. Балалар белән наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр. Балалар зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тормышына ничек зыян китерүе турында сойлэштелэр, тормыштан мисаллар китерделәр.Һәркем үз фикерен белдерде. Бу темага видеопрезентация карадык.
25 мартта Өчиле авыл клубында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Зур казанда "Карга боткасы" пешерелде, самоварда чәй кайнап торды.Ә ботка пешкән арада, берничә уен уйнатылды.Аннары без түгәрәк өстәл янына җыелдык, ботка ашадык һәм тәмле чәй,коймак белән сыйландык.
25 мартта Сулэ авыл клубында "Без тарихта эзлебез" проекты буенча "Минем гаилэм-минем горурлыгым" дип исемлэнгэн зур бәйрәм узды.Бәйрәмдә Сулэ авылына нигез салган Эхми солдат нәселенең нэсел дэвамчылары катнашты. Бу бәйрәмгә элеге нәселнен матур гаиләләре җыелган иде.Үз чиратында, искиткеч гаиләләр әти-әниләре ,эби-бабайлары турында сөйләделәр.Матур хатирәләрне искә төшереп, алар белән уртаклаштылар.Һәр чыгарылыш презентация белән чиратлашып барды.Гаиләләр концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.Килгән һәр кунак бу бәйрәм өчен рәхмәтен белдерде.Бу көн күпләрнең хәтерендә бик искиткеч һәм җылы көн булып калачак.Бәйрәм Корсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм авыл китапханәсе мөдире белән берлектә үткәрелде.
25 мартта Сулэ авыл клубында "Без тарихта эзлебез" проекты буенча "Минем гаилэм-минем горурлыгым" дип исемлэнгэн зур бәйрәм узды.Бәйрәмдә Сулэ авылына нигез салган Эхми солдат нәселенең нэсел дэвамчылары катнашты. Бу бәйрәмгә элеге нәселнен матур гаиләләре җыелган иде.Үз чиратында, искиткеч гаиләләр әти-әниләре ,эби-бабайлары турында сөйләделәр.Матур хатирәләрне искә төшереп, алар белән уртаклаштылар.Һәр чыгарылыш презентация белән чиратлашып барды.Гаиләләр концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.Килгән һәр кунак бу бәйрәм өчен рәхмәтен белдерде.Бу көн күпләрнең хәтерендә бик искиткеч һәм җылы көн булып калачак.Бәйрәм Корсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм авыл китапханәсе мөдире белән берлектә үткәрелде.
24 мартта Арча районының Урта Курса мәдәният йортында, Сулэ авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Наил Гаетбайның " Ничек кияугэ чыгарга ?» дип исемлэнгэн пьесасын сэхнэлэштерделэр. "Ничек кияүгә чыгарга? мәхәббәт һәм аның белән бәйле нәрсә турында көлкеле һәм моңсу хикәя.
...Кечкенә шәһәр фатиры. Анда әти-әниләре һәм аларның кызлары яши. Йортта туй алды кәефе хөкем сөрә, чөнки кече кызы, олысын узып, кияүгә чыгарга җыена. Көтмәгәндә йортта яучы пәйда була, ул кызга кияүгә чыгу вариантларын тәкъдим итә.Спектакльдә үзешчән сәнгать артистлары катнаша.
24 мартта Сулэ авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм Курсабаш китапханә мөдире белән берлектә Сулэ һәм Курсабаш авылларында Нәүрүз бәйрәменә "Хуш килэсен Нэуруз!" диелгэн бүләкләр җыюны оештырдылар.Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә"яңа көн" дигәнне аңлата. Ул язгы көн белән төн тигезлеге Көнендә 21 мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз табигатьне һәм кешене яңартуны, җаннарны чистартуны һәм яңа тормышның башлануын символлаштыра.
17 мартта Сулэ авыл клубында, Олы Кибәче авылы клубы,Кече Кибәче авылы клубы,Төбәк авылы клубы, Түбән Шытсу мэдэният хезмәткәрләре хэм сәнгать үзешчәнлеге артистлары белән берлектә "Бер курешу узе бер гомер"концерт программасы узды.Ике сәгатьлек концерт программасы бер мизгелдә үтте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчеллеге һәм кызыксынуы аркасында, концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дуслык атмосферасы урнашты. Башкача әйткәндә, артистлар чын күңелдән үзләренең профессиональ осталыклары белән генә түгел, ә күңел җылысы белән дә уртаклаштылар. Тамашачылар 28.
14 мартта Сулэ авыл клубында Сулэ клубы, Корсабаш мэдэният формы һәм китапханә хезмәткәрләре Наил Гаетбайның " Ничек кияугэ чыгарга?» диелгэн спектакльне сэхнэлэштерделэр.
Ничек кияүгә чыгарга? мәхәббәт һәм аның белән бәйле нәрсә турында көлкеле һәм моңсу хикәя.
...Кечкенә шәһәр фатиры. Анда әти-әниләре һәм аларның кызлары яши. Йортта туй алды кәефе хөкем сөрә, чөнки кече кызы, олысын узып, кияүгә чыгарга җыена. Көтмәгәндә йортта яучы пәйда була, ул узенен кияүгә чыгу вариантларын тәкъдим итә.Спектакльдә үзешчән сәнгать артистлары да катнаша.
12 мартта Сулэ авыл клубында "иң акыллы"викторинасы уздырылды.Викторина сорауларын чишү-уйларга һәм анализларга өйрәтүче, дөнья турында белемнәрне киңәйтүче, сүзлек запасын тулыландыручы, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләүче, фикерләүне, логиканы, хәтерне үстерүче бик мавыктыргыч шөгыль. Табышмакны эзләү бик күңелле һәм кызыклы бит! Балалар, сорауларга җавап биреп, үрмәкүчнең ничә аягы барлыгын, "джинның" 100 ел яшәгән урынын, балаларны кем дәвалый икәнен һәм башка күп нәрсәне белделәр.Без күңелле вакыт үткәрдек.