ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

7 декабрьдә Сулэ авыл клубында мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашу кичәсе уздырылды.Катнашучылар китап яңалыкларына күзәтү ясадылар һәм китапның кешеләр арасында аралашу чараларының берсе булуын һәм, чын дус буларак, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә, өйрәтергә, киңәш бирергә, сөйләргә әзер булуын сөйләштелэр. Шунысын да әйтергә кирәк, инвалидлар арасында безнең авыл клубына актив йөрүчеләр дә бар. Кичә түгәрәк өстәл артында күңелле әңгәмә белән тәмамланды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

6 декабрьдә Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш интернат мәктәбе укучылары өчен "Изгелек яктысы" концертын үткәрделәр,анда балалар үзләре концерт номерлары белән катнаштылар. Чарада катнашучылар безнең бүгенге дөньяда игелек һәм аңлау кирәклеге, инвалидларга кешелекле һәм кайгыртучан мөнәсәбәт кирәклеге, аларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү һәм мораль ярдәм күрсәтү  турында искәрттеләр.

Һәрберсенен, якты, иҗади номерлары программаны бизәде һәм һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте!

Тэги: Сулэ авыл клубы

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

5 декабрьдә Сулэ авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре куңел ачу программасын үткәрделәр.Чарада Курсабаш интернат мәктәбендә белем алучы мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

Күңелле бәйрәмгә балалар янына Клоун һәм Леди Баг килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк булды.Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Программа ахырында барысы да актив катнашулары өчен татлы призлар алдылар. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

2
декабрь, 2023 ел
шимбә

3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби батырлыгын  мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
2 декабрь конне Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-җирдәшләр hэйкэле янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды. Анда Сулэ авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре,Курсабаш интернат мәктәбе укучылары катнашты. Үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. hэйкэлгэ чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

1
декабрь, 2023 ел
җомга

Инвалидлар декадасы ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза, бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр каршына бер адым. Ул инвалидлар белән бәйле проблемаларны аңлауга, аларга карата толерантлы мөнәсәбәтне үстерү максатын күздә тоткан чаралар комплексын үз эченә ала. Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты  һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре ел саен бу изгелек кылырга чакыруны калдырмаска тырышалар. Бүген, 1 декабрь конне, алар Курсабаш интернат-мәктәбендә укучы балалары өчен "яхшы кәеф"уен программасын үткәрделәр. Әкият персонажларына киенеп, балалар янына кунакка килделэр.Төрле уеннар, шул исәптән халык уеннары да уйналды. Укучылар  күңел ачтылар. Ахырда, традиция буенча, программаның бию белэн тәмамлауны оештырдык. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә Сулэ авыл клубында "Сезнең сәламәтлек"профилактика программасы узды.Җитәкче сәламәт яшәү рәвеше озын гомерлелеккә ничек тәэсир итә, шәхси физик мөмкинлекләрне исәпкә алып, сәламәтлеккә иң рациональ юлны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде. Анда катнашучылар сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, озын гомер һәм актив яшәү рәвешенең үзара бәйләнешен, сәламәтлекне ничек сакларга һәм авыруларның барлыкка килүен булдырмаска, физик күнегүләрнең файдасы турында һ.б. белделәр. Шулай ук без халык медицинасының файдасы һәм төрләре турында сөйләдек.

Тэги: Сулэ авыл клубы

26
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

Әниләр Көне-иң кадерле һәм якын кешегә багышланган җылы һәм зур куркэм бәйрәм.26 ноябрь конне Сулэ  авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чәй эчүе уздырылды. Мул итеп бэйрэм остэле ясадык. Чәй эчкәндә, һәр әни узе алып килгән ризыкнын рецепты белән уртаклашты. Аннары без барыбыз да күңелле итеп,  халык уеннары уйнап, җырлар җырлап, табышмаклар чишеп утырдык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

24
ноябрь, 2023 ел
җомга

24 ноябрь конне, Әниләр көне алдыннан, Сулэ авыл клубы мөдире авыл халкы өчен Курсабаш мәдәният йортында узган Рамил Галимҗанов концертына культпоход оештырды. Концерт программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Концерт ике сәгать дәвам итте, Рамилнен иҗатын яратучылар, күп кенә җанатарлары аңа бөтен чыгыш дәвамында кушылып җырладылар.Тамашачылар өйләренә бик канәгать кайтып киттелэр, концерт һәркемгә ошады.

Тэги: Сулэ авыл клубы

17
ноябрь, 2023 ел
җомга

18 ноябрьдә Кыш бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бәйрәм традицион рәвештә илдәге барлык яңа ел вакыйгаларына старт бирә. 17 ноябрь конне  мәдәният хезмәткәрләре-Курсабаш авыл китапханәсе китапханәчесе, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мэдэният йорты хезмәткәрләре, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Кыш бабайның күңелле туган көне"уен программасын үткәрделәр. Чара барышында балалар Кыш бабайның да туган көне барлыгын белделәр. Алар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Чарага Кар Кызы һәм клоун белән Кыш бабай үзе дә килде. Балалар Кыш бабайны туган көне белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Снежки", "Морозные узоры" һәм башка уеннар уйнадылар. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

16 ноябрь конне Сулэ авыл клубында "Тылсымлы куллар" кул эшләре буенча дәрес узды.Катнашучылар өчен дәресне Нигъмәтҗанова Алсу үткәрде. Ул инде озак вакыт кул эшлэре белән шөгыльләнә, һәм һәр буш минутын үз мавыгуына багышлый. Оста үз эшләнмәләрен күрсәтте, бәйләүнең иң гади элементларын рәхәтләнеп аңлатты, осталык хәйләләре белән уртаклашты, эшләнмәләрне ясаганда үзенең кечкенә серләрен ачты.Безнең шөгыльләр халык уеннары белән чиратлашып барды. Эш вакыты сизелмичә үтте. Катнашучылар яңа очрашуларга өметләнеп киттеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International