Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәмен билгеләп үтү традициягә әверелде. Шушы бәйрәм уңаеннан 9 июльдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яшендәге балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында “Гаилә көне” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара башында балалар белән бу искиткеч бәйрәм, аның символы, тарихы һәм гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннары балалар белән стена газетасы чыгарылды. Үзләренең иҗаты өчен балалар татлы бүләкләр алдылар.
8 июльдә Тимершык авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары тарафыннан Байлар Сабасы бистәсендәге “Гаилә” паркында «Кичке уен»оештырылды. Кичә барышында: "Наза", "Түбәтәйле", "Гөлбану", "Каеш сугыш","Биш парлы",«Йөзек салыш», «Ал кирәк, гөл кирәк» һәм башка бик күп татар халык уеннары тәкъдим ителде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кичә гомуми җырлар, биюләр белән тәмамланды. "Кичке уен" бик күңелле килеп чыкты, чын бәйрәмгә әверелде. Бу кичәгә килгән һәркем үзенең яшьлеген искә төшерде.
Җәй-велосипедта йөрү вакыты. Велосипед транспорт чарасы гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен саклау ысулы да. Ел саен велосипедларның популярлыгы арта гына бара. Педальләрне әйләндерергә өйрәнгәч, балалар урамнарда һәм юлларда йөриләр. Велосипедның барлык өстенлекләренә карамастан, ул куркыныч чыганагы булып тора. 30 июньдә Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Минем дустым велосипед” конкурс – уен программасы узды. Чара әлеге транспорт чарасының килеп чыгышы турында мавыктыргыч хикәя белән башланды. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, үзләренең зирәклеген, игътибарлылыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
Очрашулар-безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. 30 июньдә әлеге чарада катнашучылар мәдәният йортында күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләштерергә ярдәм итә. Олы яшьтәгеләр балачакларын искә төшереп, яшь чакта эш көненнән соң утырышларга килүләрен сөйләделәр. Һәр авылда, үз утырышлары була. Алар үзләрен күрсәтер өчен һәм башкаларга карарга, татар халык җырын җырларга, күңел ачарга һәм ярышырга җыенганнар. Шулай итеп әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, уеннар туа, алар бүгенге көнгә кадәр халык хәтерендә яши.
21 июнь көннәрендә Татарстан телевидениесенең “ТНВ” каналы Саба районы Тимершык авылында булып, «Тарихта без эзлебез» республика конкурсында җиңүче Хантимировлар гаиләсенә багышлап “Гаилә учагы” тапшыруына материаллар әзерләделәр. Айдар һәм Альбина белән бергәлектә Хантимер нәселе белән танышып, кунак булдылар, мәдәният йортында булып Айдарның эшләнелеге белән таныштылар. Тапшыруны төшерү группасы шулай “Мизгел ” фольклор ансамбле чыгышын “Манзара” тапшыруына да төшерделәр.
22 июньдә 12.15 сәгатьтә Тимершык мәдәният йорты һәм библиотека хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион граждан истәлегенә узган «Тынычлык минуты» Бөтенроссия акциясенә кушылды .
21 июньдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә мингер авылында туристларны каршы алалар һәм мастер-класс күрсәтәләр. Милли уеннар уйнадык, җырладык. Кунакларны татар халкының милли ризыклары белән сыйладылар.
11 июнь көнне Тимершык авылында Тимершык мәдәният йорты, Кызыл Мишә мәдәният йорты, Тимершык авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Тимершык авыл җирлеге һәм ООО “Саба” җәмгыяте белән бергә “Авылымда Сабантуй” дигән исем астында, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй бәйрәмен оештырдылар . Сабантуйны ачу тантанасыннан соң, традиция буенча, алдынгыларны котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук “Милли киемнәр” район фестивале кысаларында милли киемнәрдә Сабантуйга килгәннәрне тәбрикләделәр. Концерт номерлары белән Казан артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйның прологында һәм милли уеннарны оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәм бары тик якты һәм уңай тәэсирләр генә калдырды.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балалар өчен бу күптән көтелгән бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылык кына түгел, ә күптән көтелгән җәйге каникуллар да алып килә. Шул уңайдан Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә "Бәхетле балачак" балалар Сабантуен үткәрделәр. Чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Балалар бик теләп "Аркан тарту"," Капчыкта йөгерү", "Кашык белән су ташу"," Галиябану", "Урындык тирәли бию", "Таяк тарту" һ.б. уеннарда катнаштылар. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
15 майда Казанда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез» V юбилей Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.. Тимершык мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Хантимировлар нәселе белән берлектә, Тимершык авылыннан «Мизгел» фольклор ансамбленең актив әгъзалары, фестивальнең финал чарасында катнаштылар һәм 1 урынны алдылар. Сәхнәдә конкурсантлар үзләренең гаилә тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ә аңа кадәр театр фойесында катнашучылар жюрига милли ризыклар: тутырма һәм башка кулинар эшләнмәләр, нәселдән нәселгә тапшырылган борынгы әйберләр, кул эшләре тәкъдим иттеләр. Һәм монда Хантимировлар үзләрен лаеклы итеп күрсәттеләр. Шәҗәрә фестивале шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихы белән кызыксынуны җәлеп итүгә ярдәм итә.