31 октябрь көнне Йосыф-Алан авыл клубында 14 яшькә кадәрге балалар өчен наркоманиягә каршы "Бергәләп юк дип әйтәбез"дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында сәламәт яшәү рәвеше ,наркотик мәтдәләрнен организмга тәэсире,начар гадәтләр турында сөйләшенде.Клуб мөдире "Без тормышны сайлыйбыз"дигән презентацион материал күрсәтелде.Кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга ,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш!- дигән фикергә килделәр.
Авылда традициягә әйләнеп килүче бәйрәмнәр еш үткәрелә."Авыл көне","Урам бәйрәме".Бу дуслар,авылдашлар,сыйныфташлар белән генә очрашу түгел,әбәйрәмнәрне тради циягә кертү зур максат балып тора.Халык культурасы,традицияләре халыкның аерылгысыз бер өлеше.Яшь буынны т әрбияләүдә дә зур әхәмияткә ия әлеге бәйрәмнәр.22 июль көнне Йосыф-Алан авыл клубында Авыл көненә иртәдән әзерлек башланды.Әлеге чарада Йосыф-Алан авыл клубы мөдире,Юлбат мәдәният йорты,библиотека,Тенеки авыл клубы ,хезмәткәрләре катнашты.Авылдашлар,кайткан кунаклар төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар.Бәйрәм татар халык уеннары "Гөлбану,"Наза","Биш парлы"һ.б уеннар белән үрелеп барды.Соңыннан табын артында самовардан күчтәнәчләр белән чәй эчү.булды.Халык таралырга ашыкмады.Дискотека,татарча бию белән тамамланды әлеге бәйрәм
Кешене -хезмэт бизи дип юкка гына әйтмиләр.Халкыбызның элек-электән хезмәт белән гомер иткән ,хуҗалыгында кирәкле булган бөтен әйберне үзе җитештергән.Милли мәдәниятләр хәм гөреф-гадәтләр елы уңаеннан Йосыф-Алан авыл клубы ,Юлбат төп мәктәбе каршында эшләп килүче,"Хыял"лагерына йөрүче балалар белән берлектә агач эшләнмәләр белән шөгыльләрүче Каюмов Рифатларда булды.Аның мастерскоенда булган эш кораллары,эшләнмәләр белән якыннанрак таныштык.Татарстанның Атказанган рассамы,Татарстан гербының эскизын ясаучы,татарстан флагы авторы Тавил Хаҗиамәтовның нигезендә булдык.Аның тормыл юлы,иҗаты турында таныштык.Аннары Йосыф-Алан чишмәсенә бардык.Элеге экскурсия балаларга бик ошады.
1 июнь Блаларны яклау көне-бәхетле балачак бәйрәме.Балалар бу көнне түземсезлек белән көтәләр.Әлеге бәйрәм каникуллар башлангач рәхәтләнеп ял итү вакыты.Бу көнне балалар рәхәләнеп җырладылар,төрле бәйгеләрдә катнаштылар,спорт уеннары уйнадылар.Балалар өчен шундый матур,җылы бәйрәм булды,аларга бүләкләр таратылды.Әле җәй башланды гына ,аларны тагыда күңелле бәйрәм көтә.
Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Йосыф-Алан клубы мөдире "Без пионерлар идек" дигән акөия үткәрде.Әлеге чарада катнашучылар үзләренең пионер булганнарын искә төшерделәр ,фотога төштеләр.Пионерга кергәннәрен, балачакларын искә алып үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.Әлеге очрашудан һәрбер катнашучы пионерлар, аларның тормышы турында язылган буклетка ия булдылар.
Халык әкиятләрен, җырларын һәм биюләрен яратмаган бер генә кеше дә юк. Аларда барысын да табарга була: турыдан-турылык, эчкерсез юмор, нечкә кайгы һәм акылга сыймаслык шатлык. Һәм, мөгаен, иң мөһиме, аларда хәзерге кешене җәлеп итә торган нәрсә — борынгылыкның кабатланмас мавыгуы һәм тирән борынгылыкның ностальгик исе.
22 апрельдә, ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Юсуп-Алан СК һәм Юлбат СДК мөдирләре халык иҗатын яратучыларны һәм бәяләүчеләрне искиткеч күңел чарасына - «Иске җыр»фольклор кичәсенә чакырдылар. Кич буе борынгы татар җырлары, халык фольклоры, күңелле, дәртле җыр-шаяртулар һәм гармун астында биюләр яңгырады. Чарада катнашучылар яшь чакта кирәкле һәм кызыклы булган халык һәм милли бәйрәмнәрне , уеннарны искә төшерделәр. Үз халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп, без үз белемнәребезне һәм күнекмәләребезне киләсе буыннарга җиткерә алырбыз һәм алар үз халкының һәм башка милләтләрнең гореф-гадәтләренә толерантлы карарга өйрәнерләр дип өметләнәбез
Нәүрүз бәйрәме-ул тынычлык,яхшылык һәм кунакчыллык ул.Традиөия буенча 19 март көнне Йосыф-Алан авыл клубы "Нәүрүз бәйрәме" дигән йола -бәйрәм үткәрде.Бәйрәмгә авыл халкы ңыелды.Катнашучылар өчен әлеге чара яхшы кәеф өстәде.Барлык катнашучылар рәхәтләнеп биеделәр,уеннар уйнадылар.Бәйрәм ахырында традиөия буенча бәйрәм чәе эчелде.
23 февраль ел саен Россиядә һәм башка илләрдә бик мөхим бәйрәм -Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.Барлык шәһәрләрдә дә әлеге бәйрәмгә төрле чаралар үткәрелә.22 февраль көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Гармун алдым кулыма "дигән конөерт үткәрелде..Бәйрәмгә гармунчылар җыелган иде.Алар концерт бырышында гармунда кайчан уйный башлаганнарын, гармун алу тарихын сойләп үзләре яратып уйный торган көйне башкардылар. Әлбәттә концерт җыр белән үрелеп барылды.Мобилизациядә булган авылдашларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Әлеге концерт тамашачы тарафыннан бик нык бәяләнде,алкышларга күмделәр.Һәркем яхшы кәеф белән өйләренә таралды.
31 январь көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Без кышны ясыйбыз"дигән рәсем конкурсы үткәрелде.Тәрәзә артындагы кышкы матурлыкны,табигатнең үзенчәлекләрен рәсемгә төшерү балаларга бер мавыгу булды.Балалар әлеге ел фасылының билгеләрен санап чыктылар,табышмакларга җавап бирделәр һәм бик теләп рәсем ясадылар.Балаларның иҗади эшчәнлеге интеллектуаль үсешкә ярдәм итә,танып белү сәләтен үстерә.