20 июнь көнне Гаилә елы уңаеннан, Хантимерләр нәселе мәдәният йорты белән берлектә, "Үткәннәрдән-киләчәккә" дигән исем астында нәсел очрашуы үткәрделәр. Хантимер нәселе - "Без тарихта эзлебез" республика конкурсы җиңүчеләре. Әлеге бәйрәмнең максаты да туганлык җепләрен ныгыту, туган җанлылыкны, туганлык хисләрен арттыру максатыннан оештырылды. Бәйрәм барсының күңеленә дә хуш килде. Эчкерсез сөйләшүләр, уеннар, җырлар, биюләр барсыда булды бәйрәмдә. Очрашудан һәркем күтәренке рухта, аралашып, очрашып туганлыкның кадереп белеп яшәргә кирәк дип таралыштылар
22 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында 23 февральгә багышланган "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең “Әтиләр белән бергәләп” дип исемләнгэн бәйрәм программасы узды. Әтиләр командаларга бүленеп төрле биремнәр үтәделәр, җырлар җырладылар, йөгерделәр һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне музыкаль яктан бизәлеш белән тәимин иттеләр.
Кошларыбызга җимнэр кую инде яхшы традициягә әйләнде. Ел саен "Кышын кошларны ашатыгыз!" Бөтенроссия экологик-мәдәни акциясенә кушылдык . Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар өчен азык кую буенча хәйрия операциясенә җәлеп итәбез. Бүген акциядә катнашучылар станцияләр буйлап экскурсия-уен ясадылар. Беренче станция — «Күңелле җимлекләр», анда һәркем төзүче ролендә булды һәм үз җимлекләрен ясап куйды. Икенче станциядә - » Кош менюсы " кошлар өчен файдалы һәм зарарлы ризыклар белән таныштылар. Ахыргы станцияләре «Ашханә» урамда кошлар өчен оештырылды.
5 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йортында Кызыл Мишә, Тимершык авыл мәдәният йортлары, китапханәләр, Көек авыл клубы үзешчәннәре һәм белгечләре катнашында «Күңелем сине эзли» спектакле күрсәтелде. Спектакль югары дәрәҗәдә узды. Актерларның матур уены, уйланылган спектакль, атмосфера музыкасы залга соклану һәм көчле алкышлар уятты. Спектакль тамашачы күңелендә уңай хис-кичерешләр калдырды.
Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Татар халкы мәдәниятенең күпкырлылыгы»дип аталган танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар татар халкының килеп чыгышы тарихы һәм аның мәдәнияте, татар кунакчыллыгы, Ватангахөрмәт белән карау, татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар турында белделәр. Экраннан электрон презентация слайдлары, халык җырлары, милли биюләр яңгыраган видеоклиплар, халык костюмнары һәм «Чәк-чәк» милли татлылыкны әзерләү серләре ачык һәм матур итеп күрсәтелде. Күргәзмәдә татар язучыларының туган телләрендә язучы һәм риваятьләргә әверелгән әсәрләре, татар мәдәнияте, тарихи вакыйгалар, гореф-гадәтләр турында китаплар тәкъдим ителде.
27 гыйнварда Ике Басу Арташ мәдәният йортында, Кызыл Мишә, Тимершык авыл мәдәният йортлары, китапханәләр, Көек авыл клубы үзешчәннәре һәм белгечләре катнашында "Күңелем сине эзли" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль югары дәрәҗәдә узды.Тамашачылар спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уены, музыка атмосферы тамашачыларда соклану уятты. Тамашачылар артистларны көчле алкыларга күмделәр.
25 гыйнварда Тимершык мәдәният йортында «Мин Ватанны яратам»дигән патриотик сәгать узды. Ватан нәрсә ул? Һәр кеше бу төшенчәгә үз мәгънәсен сала. Ватан ул -туган җир. Тар төшенчә - бу конкрет яшәгән йорт, урам, шәһәр. Ата – анаңы, апаны, балаларны ярату аңлашыла. Ләкин Ватанны ярату нәрсә аңлата? Патриотик сәгать барышында балалар бу сорауларга җавап бирделәр. Ватан турындагы мәкальләр белән таныштылар, презентация карадылар.