ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   2 февральдә Россиядә Хәрби дан көненең берсе - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.

2  февраль көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «За Волгой для нас земли нет» исеме астында әдәби-шигъри композиция үткәрделәр. Балаларны солдатларның батырлыгы  турында таныштырдылар. Сталинград сугышы хроникасын карадылар. Сталинград сугышы иң канкойгыч һәм рәхимсез сугыш булып тарихка кереп калуы турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

1 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында халык җыены булып узды. Учреждениенең һәр җитәкчесе узган ел эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.  Аерым  сораулар булмады.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

20 гыйнвар көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен «Коррупциягә каршы бергәләп» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Башта "коррупция" төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнелде. Интеллектуаль турнир вакытында яшьләр коррупция үсешенә нинди факторлар бәйләнүе һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар. Коррупция гамәлләренә бәйле конкрет хәлләр мисалында, алар законны бозмау һәм җинаятьне булдырмау өчен ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәнделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Цирк-балачак әкиятләренең тылсымлы дөньясы. 19 гыйнварда Килдебәк мәдәният йортына Пензадан цирк килде. Балаларга клоун төрле күңелле тылсымнар күрсәтте. Цирк, елмаю, шатлык, ләззәт, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, күп уңай эмоцияләр бирә торган балалар өчен күңелле бәйрәм, һәм ул озак вакыт хәтердә тылсымлы булуы белән күңелдә кала торган!!! Бу циркта бик күңелле булды, балалар гына түгел, ата-аналар да шатландылар, балалары белән бергә балачакка кайттылар. Тамаша һәркемгә ошады.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International