25 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Минем туган ягым” дигән иҗади сәгать үткәрделәр. Балалар туган як турында җырлар тыңладылар, халык уен кораллары, халык геройлары, Ватан сакчылары турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук тематик альбомнарга, журналларга күзәтү ясалды. Иҗади сәгать “Катюша” җырына кашыкларда уйнау белән тәмамланды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте.
23 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батыр егет – ил күрке” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Махсус хәрби операциядәге авылдаш егетләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы альбомнар белән танышырга мөмкин булган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Армия сафларында хезмәт иткән авылдашлар солдат тормышы турында сөйләделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә “23 сорау” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар армия темасыны булган сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар. Кичә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Халыкара туган тел көненә 19 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Туган тел сукмаклары буйлап” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Чара бу көннең килеп чыгышы тарихы белән танышудан башланды. Аннан интеллектуаль уенга күчелде. Катнашучылар “Туган тел”, “Татарстан – минем республикам” дигән темалар астында сорауларга җаваплар бирделәр, “Яңа сүзләр”, “Таныйсызмы?”, “Шигърият дөньясында” турларын үттеләр, тематик күргәзмә белән таныштылар. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн һәм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Сынауларга түзә кеше” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, солдатларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, автобиографик шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре” турында исләренә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку, “Салют сиңа, Муса Җәлил” җырын башкару белән тәмамланды.
Думбра – рус балалайкасына охшаш татар музыка уен кораллары. Думбра Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан илләрендә дә яхшы таныш. Һәр халыкта хордофонның үз төре: домра, думбыра, дутар. 9 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Думбрада - көй” дигән мастер-класс шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар музыкаль инструментны дөрес тотарга, аннан аваз чыгарырга, бармакларны дөрес куярга, кулны тигез хәрәкәтләндерергә өйрәнделәр. Мастер-класс ахырында ансамбльдә уйнап карадылар.
Без мәктәп яшеннән үк герой пионерларның исемнәрен хәтерлибез. Чынлыкта фашистларга каршы көрәшүче яшүсмерләрнең саны күбрәк була – якынча 300 мең. 50 мең төрле көрәшләрдә, җәзалауларда һәлак була. Безнең көннәргә санаулылары гына килеп җитә. 8 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яшь герой – антифашистлар көненә үткәргән “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән хәтер дәресендә шул турыда сүз барды. Алып баручылар герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы чорында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәше турында сөйләделәр. Балалар буыннан буынга батырлыклары истә калачак геройларның исемнәрен белделәр. Ә видео-презентациядән балалар яшь разведчик партизаннар, сугыш кырында үлгән яшьтәшләренең исем-фамилияләре белән таныштылар.
7 февраль көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә Альберт Гайнетдинов истәлегенә III "Гөслә - Fest" Республика милли мәдәният фестивале үтте. Фестивальдә Югары Шытсу мәдәният йортының “Дубая” кече гөсләчеләр ансамбле катнашты һәм Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук фестиваль кысаларында балалар өчен мастер-класслар, ансамбль, коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлдә Гөлнар, Илшат Шарифуллиннар Югары Шытсу мәдәният йортындагы ансамбльләрнең эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырдылар.
Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч көрәшләреннән берсе була. 200 көн һәм төн дәвам иткән сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 1 февраль көнне үткән “Без тынычлык өчен” хәтер сәгатендә Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче нәкъ тә шул турыда сөйләделәр. Алып баручылар герой – шәһәр Сталинградның батырлыгы белән таныштырдылар. Тематик кинофильм буенча шәһәрне кем, ничек саклавы турында белделәр. Чара сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр уку белән тәмамланды.
31 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Террорчылык һәм аның корбаннары” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучылар террорчылык, аның төрләре, максатлары турында искә төшерделәр, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләштеләр. Теракт куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга, шикле предметлар күргәндә ничек эш итәргә икәнлеккә нык басым ясалды. Катнашучылар шулай ук тематик анкеталар тутырдылар.
Һәр елны январь аенда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 26 январь көнне хәзерге һәм булачак студентларны “Күңелле студент вакыт” дигән күңел ачу программасына җыйдылар. Башта мәдәният хезмәткәрләре студентларны бәйрәм белән котлады. Чара барышында студентлар студент тормышы турында сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, булачак студентларның сорауларына җавап бирделәр. Аннан программада каралган “Тылсымлы тартма”, “Мин студент”, “Җыр белән”, “Сорау-җавап” кебек турлар үттеләр. Һәркемгә истәлекле бүләк тапшырылды.