14 март көнне Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Ветераннар күңеле картаймый” дигән очрашу кичәсе үтте. Кичәгә лаеклы ялда булсалар да, зирәк остаз, кырыс һәм таләпчән, шул ук вакытта ягымлы, йомшак, һәрвакыт ярдәмгә әзер булган ветеран укытучылар чакырылган иде. Алар ничек укытучы булып эшли башлаганнарын, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә барышында укытучылар турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Очрашу чәй өстәле артында кунакларның яшьлекләре, туган мәктәпләре, авыллары турында җанлы әңгәмә белән дәвам итте.
12 мартта Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте.
7 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында гаилә кыйммәтләренә багышланган “Буыннан буынга” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр гаиләнең тарихы игътибарга лаек һәм ул буыннан буынга күчәргә тиеш. Һәр теләгән кеше үзенең гаиләсе, шәҗәрәсе турында сөйли алсын өчен бу кичә турында алдан ук хәбәр салынды. Чарага тематик китап һәм авылдашларның шәҗәрәләреннән күргәзмә ясалды. Кичә ике өлештән торды. 8 Март бәйрәме белән котлаулардан соң “Ком сәгате” тапшыруы башланып китте. Тапшыруның кунаклары авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Әхмәдуллин Ш.Г. иде. Тапшыру махсус шулай әзерләнде, чөнки ком сәгатен тормыш белән чагыштырырга мөмкин – тиз һәм сизелмичә үтә, ә нәселеңне барларга өлгерми дә каласың. Тапшыру кунаклары үзләренең нәсел шәҗәрәләре, гаилә гореф-гадәтләре белән бүлештеләр. Ә кичәнең икенче өлешендә тамашачылар белән әңгәмә корылды. Тамашачылар әби – бабалары, аларның һөнәрләре турында сөйләделәр, авыл тарихына кагылган сорауларга җаваплар бирделәр. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре кичәдә катнашучылар игътибарына бертуган авылдашлар Г.Сабирова, Ю.Гордеев иҗат иткән яңа “Шытсуым” җырын тәкъдим иттеләр. Кичә чын бәйрәмгә әйләнде. Һәркем нәсел шәҗәрәсен барлауны дәвам итәргә, әби – бабайлар, гаилә кыйммәтләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк икәнлегенә төшенеп таралышты.
Районыңа, авылыңа мәхәббәт тәрбияләү, мәдәни гореф-гадәтләрне белү туган якның тарихын өйрәнүдән башлана. Туган җиргә, аның кешеләренә, милли мәдәниятенә хөрмәт уяту максатыннан 25 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән җырны тыңлаудан башланды. Балалар белән “Ватан” төшенчәсеннән аларның нәрсә аңлаулары турында әңгәмә корылды, туган як турындагы китаплар белән таныштылар, татар халкының көнкүреше буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Аннан туган як турындагы уй-фикерләрен күзаллап, кәгазьгә төшерделәр. Әңгәмә музыкаль инструментларда татар халык көйләрен башкару белән тәмамланды.
23 февральдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Батыр егет – ил күрке” дигән Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М.ның котлавы белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чара бильярд турнирының йомгаклау этабы белән дәвам итте һәм җиңүчеләргә, катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирү белән тәмамланды.
Музыка тыңлап, аның матур яңгырашын гына аңлап калмыйча, рухи яктан да байыйбыз. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөньяга карашларын киңәйтү, музыка сәнгатенә уңай караш булдыру максатыннан 14 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Пушкин картасы проекты буенча “Музыкаль калейдоскоп” дигән танып – белү программасы үтте. Программа “Музыкаль хәрәкәт”, Көйне таны”, Музыкаль инструментны бел” кебек конкурслардан торды. Балалар җырлы попуррида катнаштылар, курайчылар, кубызчылар ансамбльләре оештырдылар, иҗат турында сорауларга җавап бирделәр, артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Һәркем биремнәрне бик яхшы үтәде. Чара файдалы һәм мәгълүматлы үтте.
Гашыйклар көне – җылы, матур бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Февральнең якты бәйрәме” дигән күңел ачу кичәсе һәм мастер – класс үткәрделәр. Алып баручы башта бәйрәм белән котлады, Гашыйклар көненең килеп чыгышы турында сөйләде. Катнашучылар “Комплиментлар”, “Бүләк” конкурсларында катнаштылар, мәхәббәт турында шигырьләр, җырлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр искә төшерделәр. Чара барышында “валентинка” – открыткалар ясау буенча мастер – класс та оештырылды. Кичә күңелле, күтәренке рухта үтте.
Һәр елны 8 февральдә Яшь герой – антифашистлар көне билгеләп үтелә. Бу юкка гына түгел. Нәкъ шушы көнне төрле илләрдә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар һәлак булалар. Шул уңайдан 8 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән хәтер – дәрес үткәрделәр. Алып баручылар герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы чорында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәше турында сөйләделәр. Балалар буыннан буынга батырлыклары истә калачак геройларның исемнәрен белделәр. Герой пионерлар турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ә видео-презентациядән балалар яшь разведчик партизаннар, сугыш кырында үлгән яшьтәшләренең исем-фамилияләре белән таныштылар. Чара ахырында яшь геройлар турында җырлар тыңладылар.
Россиядә 2023 ел Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан укытучыларга хөрмәт, балаларда дуслык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү максатыннан 7 февральдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Барысы да алар турында” дигән мәгълүмат сәгате үтте. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны укытучы һөнәренең тарихы, афина, спартан тәрбия бирү системасы белән таныштырдылар. Балалар үзләренең беренче укытучылары турында сөйләделәр. Чара ахырында алар тематик җырлар һәм шигырьләр башкардылар.
Һәр елны январь аенда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 21 январь көнне хәзерге һәм булачак студентларны “Күңелле студент вакыт” дигән музыка һәм спорт программасына җыйдылар. Чара барышында бу көннең тарихы белән таныштырылды, ә студентлар студент тормышы, аның традицияләре турында сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, булачак студентларның сорауларына җавап бирделәр. “Мин студент”, “Кем тизрәк”, “Җыр белән” һәм башка уеннар оештырылды. Программа теннис, бильярд уеннары белән тәмамланды.