21 март көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Башкалабызның истәлекле урыннары" дип исемләнгән Казан шәһәренең матурлыклары буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр. Балалар игътибар белән аудиолекция тыңладылар, Казан шәһәре һәм аның туристик маршрутлары турында видеоязмалар карадылар. Экскурсия тәмамланганнан соң, балалар үзләренең хисләре белән бүлештеләр һәм башкаланың бик популяр урыннары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Малайлар һәм кызлар күргән рәсемнәр һәм видеолар буенча тарихи урыннарга бару планын төзеделәр, шулай ук популяр "Шәһәр" уенында бик теләп катнаштылар.
Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар, татарларның иң яратканнары-язны каршы алу. Шуңа күрә 18 март көнне Шекше мәдәният йортында Татарстан республикасындагы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Нәүрүз» милли бәйрәме оештырылды. Аны Шекше мәдәният йорты,авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы белән берлектә үткәрделәр. Бәйрәм "язгы ярминкә" белән башланды, анда теләсә нәрсә сатып алырга мөмкин иде, мәктәп укучылары һәм авыл халкы сатып алучыларга өйдә пешерелгән ризыклар, тәм-томнар, эчемлекләр, үз куллары белән эшләнгән, тегелгән, бәйләнгән әйберләр, шулай ук поп-корн, татлы мамык һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итә. Театральләштерелгән тамаша мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнде, алар тамашачылар игътибарына татар халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр, аннары бәйрәм хуҗабикәсе Нәүрүзбикәне һәм яз көне вәкаләтләрен тапшырырга теләмәгән Кыш бабайны каршы алдылар. Алар берничә сынаудан соң килешүгә килделәр, барысын да сәламләделәр, сәламәтлек, уңышлар, бәхет, яңа елда яхшы уңыш теләделәр. Бәйрәм кунаклары тәмле карабодай камыры, коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды. Аннары әкияттәге персонажлар авыл халкын мавыктыргыч ярышларда җитезлектә, зирәклектә һәм тизлектә сынадыар. Балалар да, өлкәннәр дә татар милли уеннары уйнадылар, "җитез шар" конкурсында ярыштылар, аркан тарттылар һәм башка күп төрле уеннарда көч сынаштылар. Бәйрәмдә, уеннарда һәм ярышларда катнашучы һәркем бүләк алды.
Һәр кешенең туып - үскән матур туган җире бар. Ватанга мәхәббәт нәкъ менә аңа хөрмәттән башлана, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә. 24 февраль көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Туган ягым-минем тарихым» дип исемләнгән сәяхәт- кичә үткәрделәр. Алып баручылар яшь буынга төбәкнең тарихы, аның барлыкка килүе һәм үсеше, сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда авылдагы мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар, күренекле кешеләр турында сөйләделәр. Балалар бик күп еллар дәвамында җыелган зур тарихи материаллар белән танышты. Үзләренең, әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының зур тарихның бер өлеше булуын аңлап куандылар. Оештыручылар шулай ук балаларга үз нәсел тарихларын барларга кирәклеген дә аңлатты.
Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды. Тормышка ямь өстәүче, күңелләрне яктыртып яшәүче оста абруйлы Кадыйр Җиһангир улы Таҗиев һәм Рәкыйп Нәҗип улы Шәрипов авылдышлары, якташлары, туганнары каршында хөрмәтләнде, матур ихлас теләкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, әле канат ярып кына килүче яшь гармунчылар Аяз Галимов һәм Рәйхан Гыйльмановтан да музыкаль бүләк кабул итте алар.
Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә, аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйналган һәм уйнала торган “Авыл көе” белән ачылган кичә, гармунчыларның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәтне хәтерләтте.
Рәкыйп Шәриповның иске генә хромка табып, аның төймәләренә энә белән кырып ноталар язып уйнарга өйрәнгән тәүге көе -“Сыерчык”. Күршесе Марсель Мирасов белән чиратлашып уйный алар. Шекше мәктәбенең 8нче сыйныфында укыганда тагын да остарып, озын тәнәфестә иске сайгаклардан тузаннар күтәрелерлек итеп укучыларны биетә башлыйлар, концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Училищеда укып механизатор һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китә, анда да гармуннан аерылмый яшь солдат Рәкыйп. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, төпләнеп эшли, гаилә кора, балалар үстерә һәм гомерлек юлдашына әверелгән моңлы дустыннан аерылмый. Шекше мәдәният йортының да алыштыргысыз оста гармунчысына, артистына, актерына әверелә, күпсанлы спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә төп рольләрне башкара.
Кадыйр Таҗиев 1970нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, парторг Рәүф Демидов тәкъдиме белән Казан шәһәренә баянчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда тугыз ай белем алганнан соң, Шекше авыл клубына баянчы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Директор Гөлнур Нотфуллина белән бергәләп, зур чаралар оештыра алар. «Ромашка» агитбригадасы бик көчле эшли ул елларда. Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен тәмамлап кайкач та яңадан Шекше мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә егет. Бу вакытта инде директор вазыйфаларын Флера Шакирова башкара. Кадыйр Таҗиевның мәдәният тармагында эш стажы унсигез елга җыела, 1978нче елда Шекше мәдәният йорты директоры эшенә дә алына ул. Гаилә корып җибәргәч, аның тормышы да, иҗаты да тулылына, байый, җырчы хатыны Әлфирәне һәм балаларын да сәнгатькә тартып Таҗиевларның “Гаилә ансамблен” булдыра. Алар районкүләм бәйгедә чыгыш ясый, Арчада зона турын үтеп, республика дәрәҗәсенә чыга, Казанга кадәр барып җитәләр, төрле смотр-конкурсларда катнашып Лауреат исемнәренә лаек булалар. Шөкер, бүгенге көндә дә Кадыйр абыйның тормышы иҗат һәм татар музыка сәнгате белән үрелеп бара. Чын талант иясе Тайфә апа белән икесенең юллары бергә кушылып матур гына гомер кичерә һәм халкыбызга хезмәт итә алар.
Кадыйр Таҗиев һәм Рәкыйп Шәриповның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Алар Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле составында да, “Зиләйлүк” өлкәннәр һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары белән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңнарын калдыралар.
Кадыйр абый һәм Рәкыйп абый кебек милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләребез булганда яши әле гармун! Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез, авылларыбыз да яшәр. Рәхмәт сезгә Шекше гармунчылары!
21 февраль көнне Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре наркотикларның зыяны турында «Граммнар белән еллар үлчәнә " дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән таныштыру, наркотик матдәләр кулланган һәм башкаларны наркотиклар белән мавыктырырга тырышучы затлар карата, наркотик чараларына һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен сынауга тискәре караш формалаштыру. Агарту чарасын үткәргәндә оештыручылар эшнең диалог формасын кулландылар. Чара ахырында катнашучылар үзләренең начар гадәтләргә мөнәсәбәтен характерлый торган аноним анкета тутырдылар.
Музыка кораллары-халык иҗатының, ил тарихының һәм мәдәниятенең бер аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә, 4 февраль көнне, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен "Халык уен коралларында уйнау"дигән мастер– класс үткәрделәр. Балаларга «тавышлы» инструментларның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр,аларда ничек уйнарга мөмкин икәнлеген күрсәттеләр. Шулай ук егетләр һәм кызлар Россиядә "тальян" гармунының барлыкка килү тарихы турында белделәр. Яшүсмерләр курай, кубыз, гармун һәм бубен, агач кашыклар, сыбызгылар һәм рубельләр ярдәмендә тавыш оркестры булдырдырып көй чыгарып карадылар.
Россия тарихы мөһим вакыйгаларга бай. Бу исемлектә – 27 гыйнвар - Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне аерым урын алып тора. Әлеге дата хөрмәтенә Шекше авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен "900 көн һәм төн батырлык һәм өмет" дигән мәгълүмат сәгате уздырдылар, "Блокадалы икмәк" дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылдылар. Балалар презентацияне бик игътибар белән карадылар, анда "Тормыш юлы" һәм "Ленинград түбәләре сакчылары" турында белделәр, 125 граммлы икмәк күләмен күрделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ә аеруча катнашучыларны үзләре яшендә үк булган балаларның өлкәннәр белән беррәттән заводларда станоклар артында эшләүләре таң калдырды. Чара ахырында без Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне истә тотарга, сакларга һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.
Үсеп килүче буынга үзләренең хокукларын һәм бурычларын белергә һәм алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү максатыннан 25 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Без яшьләр – безгә сайларга" дигән хокукый белем сәгате оештырдылар. Оештыручылар хокукның кешеләр риза булып яшәсен һәм һәрчак аларның гадел мәнфәгатьләрен якласын өчен булуын, һәр тормыш ситуациясендә кеше үзен лаеклы, гадел тотарга һәм законны хөрмәт итәргә тиешлеген әйттеләр. Балалар актив рәвештә әңгәмә алып бардылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр һәм хокукый кроссворд чиштеләр. Катнашучылар шулай ук ни өчен законнарны үтәргә кирәклеген ачыкладылар, безнең тормышның төп законы – Конституция турында сөйләштеләр.
14 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган "Эх, машина отсам иде..." дип исемләнгән тематик кичә һәм лотерея билетлары уйнату оештырдылар. Бу матур бәйрәм кичәсендә ике йөз лотерея билетлары уйнатудан тыш, күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, мәсәлән: "Ритмны той", "Мәкерле тартма", "Үз бүләгеңне табып ал". Тамашачылар кызыклы программада катнаштылар, аларның һәрберсе үз бүләген алды, ә аеруча уңышка ирешүчеләргә термопот, мантоварка, стремянка, кием киптергеч, блендер, чәйнек, әтәч һәм ел символы куян кебек төп призлар бирелде. Сюрпризлы тартмаларда тамашачыны спонсорларыбыз биргән бүләкләр көтә иде. Спонсорларыбыз: "Игенче" ҖЧҖ, СССПК “Азамат”, теш табибы кабинеты хуҗасы В.З. Хатыйпова, татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар, "СтильНяшки" балалар киеме кибете, Фәтхуллиннар гаиләләре, Таҗиевлар гаиләләре һәм Мирзегалямовлар гаиләләре. Чара үзешчән артистлар башкаруындагы музыкаль номерлар белән үрелеп барды