Әгәр дә һәркемнең диярлек рәсем ясарга яратуын белсәк, рәсем остаханәсе универсаль күңел ачу ысулына әверелә. Ул көндәлек ял һәм бәйрәм чараларында төрле яшьтәге катнашучыларны җәлеп итү өчен бик яхшы чара булып тора. Рәсем объектын үз өстенлекләре буенча сайларга мөмкин. Рәсем сәнгате буенча һәр мастер-класс кызыклы гына түгел, файдалы да, чөнки ул кешегә ярдәм итә: күзаллауны киңәйтергә, төсне кабул итүне арттыра һәм фантазияне үстерергә булыша. 3 август көнне Шекше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе балалар һәм яшүсмерләр өчен тушь белән рәсемнәр ясау буенча мастер - класс үткәрде. Кызлар тушь белән рәсем ясау ысулы барлыкка килү тарихын һәм аның башка өлкәләрдә кулланылуын кызыксынып тыңлыйладылар. Рәсемнәрне буяганда, пумаладан тыш бамбук таякчыклары да кулланылды. Чара ахырында мастер-класста катнашучыларның эшләре кипкән арада китапханәче балаларны балалар бүлмәсенең яңа китаплары белән танышырга чакырды.
Гармун - мәдәният һәм тарихның бер өлеше булып калмаган, һәрвакыт татар халкының җанын, темпераментын һәм менталитетнын чагылдыручы музыка коралы булып торган. 28 июль көнне Шекше һәм Алан-Елга авылларында кунакта "Уйнагыз гармуннар" тапшыруының сьемкалары белән "Татарстан"Дәүләт телерадиокомпаниясенең сьемка командасы булды. Әлеге тапшыруны Татарстанның атказанган артисты һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Наил Сәгъдиев һәм Айзилә Батырханова алып барды. Әлеге тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән башкарылды. Тапшыруның төп тематикасы-тамашачыларга үзешчән артистларны, гармунчыларны,баянчыларны, өлкәннәрне һәм балаларны күрсәтү, Шекше авылында программа командасын "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы кызлары икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, аннары "Чабатачы" уенын күрсәттеләр. Программаны төшерүчеләр соңрак Шәриповлар гаиләсе йортына кузгалды. Рәкип Шәрипов - "Зиляйлюк" фольклор коллективының алыштыргысыз аккомпаниаторы алып баручыларга баянда уйнарга ничек өйрәнгәне турында сөйләде. Шулай ук Галимовлар гаиләсен төшерәләр, анда алар бабалы- оныклы Ренат абый һәм Аязны төшерделәр. Бераздан телевизион команда Алан- Елга авылына гармунчы-баянчылар династиясе Таҗиевлар гаиләсе йортына юл алды, алар анда интервью алдылар һәм гармуннар музее белән таныштылар. Шулай ук программаны төшерүдә баянчылар Рафаэль Сафин,Инсаф Гыйләҗетдинов һәм "Зиляйлюк"фольклор коллективы да катнашты. Программаны төшерүне оештыру район мәдәният йорты методисты Зинфира Камилевна һәм Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән башкарылды.
Каникул вакытында ял итүнең кызыклы ысулларының берсе-саф һавада уйнау. 15 июнь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен "Без күңелле дуслар" дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу программасы үткәрделәр. Кызлар җырлар, бию элементлары һәм кызыклы санагычлар кулланып: “Танышу”, “Поезд”, “Казлар һәм үрдәкләр” уеннарында катнаштылар. Шулай ук балалар табышмаклар чиштеләр һәм күңелле сорауларга җавап бирделәр.
Татар халык әкиятләре, чәчәкләр тавы кебек, халыкның зирәклеген тарата, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Әкиятләрдә татарларның ата-бабалары тормышының үзенчәлекләрен, аларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, туган җиргә, табигатькә мәхәббәтен, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, игелек һәм кунакчыллыгын күрсәтелә. Моңа инаныр өчен, әкиятләрнең, җырларның уңай геройлары образларына, мәкальләргә һәм әйтемнәргә мөрәҗәгать итү җитә. 23 май көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре татар халык әкиятләре буенча “Тәгәрәде йомгагым...” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкиятләрнең фольклорның бер төре булуын белделәр, кечкенәдән үк нинди әкиятләр белән таныш булуларын искә төшерделәр. Оештыручылар катнашучыларга сораулар бирделәр, шуның белән аларның белемнәрен тикшерделәр.
9 Май бәйрәме алдыннан бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышына, Җиңү көненә багышланган зур чаралар уза. Шуларның берсе - «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясе. Инде берничә ел рәттән, әлеге акция кысаларында миллионлаган кеше үз йортлары һәм фатирларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары, танылган һәйкәлләр силуэтлары һәм халыкның немец-фашист басып алучылары белән героик көрәшенең фотосурәтләре белән бизи. Бәйрәм рухын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт белдерү, киткән ветераннарны искә алу максатыннан, 4 май көнне Шекше авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә илебезнең иң мөһим акциясенә кушылдылар.
Сәламәтлек-кешегә бирелгән иң зур кыйммәтләрнең берсе. Ләкин кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйча, тулысынча сәламәт була алмый. 29 апрель көнне Шекше авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә, балалар һәм яшүсмерләр өчен алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында “Мин сәламәтлек сайлыйм!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырылды. Балаларга никотин һәм этил спиртының кеше организмына тискәре йогынтысы турында сөйләделәр, газеталардан өзекләр күрсәттеләр һәм мәгълүмат буклетлары тараттылар. Шулай ук малайлар һәм кызлар үзләренең сәламәтлекләрен саклау ысуллары белән уртаклаштылар, нинди спорт һәм туклану төрләре белән мавыгулары турында сөйләделәр.
Һәрбер китап- язучыдан башлана. Андагы вакыйгалар безне күңелсезләндерә, шатландыра, фикер йөртергә өйрәтә, уйландыра. Укучы язучының үзе белән турыдан-туры күрешү, икеләтә бәйрәм. 28 апрель көнне, Шекше авыл мәдәният йортында, якташыбыз – Измя авылында туган, танылган язучы, 14 китап авторы, "Бәллүр каләм" премиясе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, "Ел китабы – 2013, 2021" конкурсында җиңүче Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булды. Чара язучының үзенең иҗади тормышы турында сөйләгәннәре, концерт номерлары белән үрелеп бара. Барлык катнашучылар да Гөлсинә апага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алдылар. Язучының мәктәп еллары турында аның сыйныфташы Хәлит Гатиятуллин сөйләде. Гөлсинә ханым педагог һәм остаз елына багышланган үз проекты кысаларында, укытучыларга элеккеге укучылар исеменнән үз китапларын бүләк итте, алар хәзер район учреждениеләрендә югары вазифаларда эшлиләр. Концерт номерлары белән Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, үзешчән артистлар Фирдәүсә Назирова, Илсинә Гәрәева, «Зиляйлюк» фольклор коллективы, аларның аккомпаниаторлары Рәкип Шәрипов һәм Кадыйр Таҗиев чыгыш ясады. Шулай ук очрашуда Саба үзәкләштерелгән китапханә директоры Л.Р. Билалова һәм методист Р. Ф. Даминова катнашты. Чараны Шекше авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә оештырылды.
1 апрель- көлке көне буларак билгеле. Белгәнебезчә, бу көн, күңелле алдаулар һәм шаяртулар, мәшәкатьсез мәзәкләр һәм көлүләр белән дан тота. Шуңа Күрә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре клоун булып киенеп, балалар өчен «Әкияти чемпионат» дип исемләнгән, көлке көненә багышланган, конкурс - уен программасы үткәрделәр. Бәйрәм биюләр, җырлар, халык уеннары һәм күңелле эстафета белән үрелеп, бер сулышта узды. Балалар күңелле вакыт үткәрделәр, «12 таяклы», «Күршең белән дуслаш», «Айболит» һәм «Төлке-Алисә» кебек уеннар уйнадылар, бер-берсен шаярттылар, әби- бабалары белән язгы каникулларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр.
Һөнәр сайлау-чыннан да катлаулы һәм бик җаваплы эш! Һөнәрләр дөньясы бик күп төрле, динамик, үзгә, һәм һөнәрнең кешегә карата таләпләре даими рәвештә арта. Кешенең һөнәри эшчәнлеге һәр кешенең тормышының өчтән бер өлешен алып тора. Яраткан һәм кызыклы эш белән шулкадәр вакыт шөгыльләнү- үзе бер бәхет. Һөнәрне дөрес сайлар өчен, үз мөмкинлекләреңне, һөнәри кызыксынуларыңны һәм омтылышларыңны белергә, шулай ук һөнәр таләпләрен һәм базардагы хәлне исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә 28 март көнне Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Һөнәрләр дөньясына тәрәзә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрделәр. Балалар иң кирәкле һөнәрне билгеләү өчен команда биремнәрен үтәделәр, тест сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр һәм уен тартмасында нәрсә яшеренгәнен күрсәтүче сораулар буенча билгеләделәр. Шулай ук малайлар һәм кызлар кайсы һөнәрнең иң кызыклы һәм заманча булуы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Уен ахырында барлык катнашучыларга да баллы бүләкләр тапшырылды.