Балалар өчен кыш, көтеп алынган һәм яраткан вакыт! Сер түгел, балаларның физик үсешен, организмын ныгыту өчен мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә кирәк. Балалар, өлкәннәр өчен иң гади һәм үтемле сәламәтләндерү чарасы булып саф һавада йөрү тора. 6 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ,укучылар өчен, « Кышкы каникулларны күңелле үткәрәбез» дигән исем астында ,сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ял итүгә багышланган, тимераякта шуу оештырдылар. Без барыбыз да Лесхоз бистәсендәге -«Нарат» боз сараенда урнашкан "Боз әкияте "нә эләктек. Кемнәр шуа белэ, алар җиңел генә тимераякта шуалар, ә кайберлэре беренче тапкыр тимераякка бастылар. Тимераякта шуу, көч һәм батырлык белән бергә, тигезлекне саклап, егылмыйча хәрәкәт итүне тәлап итә. Саф салкын һава да, күңелле музыка астында, күңелле кәеф тә, өлкәннәрнең ышанычлы җилкәсе булуы да балаларга ышаныч өстәде.
Кыш - балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч ак бәйрәмнәр, гаиләдә генә түгел, ә дуслары белән бергә могҗизалар һәм тылсымнар дөньясына чуму, күп кызыклы нәрсәләр белү өчен зур каникуллар. 3 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Каникулларны күңелле үткәрәбез»дигән уен программасы үткәрделәр. Башта балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Аннары барысы бергә тау шуарга киттеләр. Чөнки кышын ачык һавада хәрәкәтләнүче уеннар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Балалар барлык уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар, шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм тауда шудылар. Чара вакытында күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да татлы призлар алдылар.
Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала, бигрәктә балалар. Шул уңайдан, 2 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнәрләрен күрсәткән, һәм дә актив катнашкан балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.