ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

24 мартта Олы Нырты мәдәният йортында бильярд буенча зона турының иң яхшы уенчысына ярышлар оештырылды. Турнирда Олы Нырты, Урта Нырты, Язлы Арташ, Чабья Чурчи һәм Тат.Икшермә авылларыннан килгән уенчылар катнашты. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире ачып җибәрде, ул катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ярышларда катнашучыларның барысына да уенда уңышлар һәм җиңүләр теләде. Турнир инде булган тәҗрибәле бильярд сөючеләр белән уйнарга мөмкинлек бирә. Барлык катнашучылар турнирның призлы урыннары өчен көрәштеләр. Ярышлар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм, әлбәттә, искиткеч кәеф белән тәмамланды. Турнирда катнашучылар һәм мәдәният йорты белгечләре Марат Хәлимовичка күрсәтелгән спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерәләр һәм эшендә уңышлар телиләр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Шулай булуга карамастан  яз – ул табигатьнең генә түгел, күңелнең, йөрәкнең дә уянуы. Бу вакытта яңа хисләр туа, булганнары яңара. 23 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен - "Язда кунакта"исемле уен программасы үткәрделәр. Күңелле чарага балалар ял итү һәм күңел ачу өчен җыелды. Балалар яз билгеләрен, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар аша искэ төшерделәр. Юмористик миниатюраларда катнаштылар, «Переправа», «Күңелле бульдозерлар», «Язгы ат чабышлары» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар тәкъдим ителгән конкурсларда актив катнаштылар. Балалар  бугенге чара вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр,  узлэренэ күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы, яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

19
март, 2023 ел
якшәмбе

Нәуруз-ул игелек бәйрәме.Ул кешелэрне бер-беренэ якынайта. Бу гүзәл көндэ кешеләр иске үпкәләрен оныталар,гафу итәләр. Бу бәйрәм безнең жиребезгә,кешеләрнен бу дөньяга игелек һәм тынычлык өчен көрәшергә,туганнарын искә төшерү өчен килә. Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз! Җир йөзендә тоташ бер ямь ул! Җир,табигатъ белән кеше җанын, тигез иткән бәйрәм ул!.Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягэ әверелде. 19 март көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмэткәрләре  тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Куңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде җиңүчеләргэ бүләкләр бирелде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

18
март, 2023 ел
шимбә

18 мартта Олы Нырты мәдәният йортында Р.Сәетгәрәйеваның «Тәүбә йорты” исемле моңсу комедиясе куелды. Мичанбаш авыл клубы  хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән  спектакль авыл халкында зур кызыксыну уятты.. Төрле язмышлы, төрле холыклы  хатын-кызлар утырган колониясе турында әлеге спектакль. Һәр геройның язмышы үзенчә төрле. Төп герой инде 10 ел утыра, ирен үтерелгән өчен, аның исеме Галка. Тамара  алдау йолдау белән шөгылләнгән өчен утыра , Миннегол яшерен абортлар ясаучы ,ә Суфия ялгыш үтергән өчен утыра. Барлык геройларның да язмышы гади түгел , хатын-кызларының катлаулы язмышлары турында язылган әсәр бу.  Премьера тамашачыларда яхшы фикерләр калдырды. 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Нәүрүз-кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 18 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан бүләкләр ,ярмалар, кәнфитләр, төрле тәм-томнар җыю оештырылды. "Дәрә җыю" -Нәүрүз алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Балалар үзләренең юмартлыгына карап, хуҗаларга карата үзләренең теләкләрен белдереп, өйдән –өйгә йөрделәр. Балалар иң изге теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр, 19 март көнне мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырдылар. Өлкән буын, киләчәккә фатиха биреп, изге теләктә калды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

17
март, 2023 ел
җомга

   Укытучы һәм остаз елы кысаларында, 17 мартта Олы Нырты мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре күпьеллык стажы булган укытучылар- Миннегалиева Сания-34ел һәм Латипова Дания-28 ел белән очрашу үткәрделәр. Укытучы һөнәре зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Чарада катнашучы кунаклар бик теләп укытучы һөнәре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләре сайлаган һөнәр турында яратып сөйләделәр. Мәктәп тормышына кагылышлы истәлекләр белән уртаклаштылар.. Әңгәмә барышында эш мизгелләре белән бәйле кызыклы тарихлар искә алынды, яраткан остазлары - беренче укытучылары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә җылы шартларда узды, ул катнашучыларга аралашу шатлыгы, яхшы кәеф, күтәренкелек һәм оптимизм бүләк итте.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

14
март, 2023 ел
сишәмбе

12 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас  тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

11
март, 2023 ел
шимбә

11 мартта Олы Нырты мәдәният йорты сәхнәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Күңел җылысы» дип аталган бәйрәм концерты узды. Концертта шклай ук Ятмас-Дусай авылыннан килгән кунаклар да катнашты. Концертта төрле буын һәм эшчәнлек өлкәләренең үзешчән артистлары катнашты. Балалар да тамашачыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Концерт бер сулышта, бер генә тоткарлыксыз узды. Концерт дәвамында программада катнашучылар чарага килгән барлык кешеләрне үз чыгышлары белән сөендерделәр. Залда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде.... Тамашачылар бүләк ителгән бәйрәм өчен артистларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Үзешчән артистлар залда җыелганнарга онытылмаслык күңелле бәйрәм бүләк иттеләр

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

10
март, 2023 ел
җомга

8 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйкемле ханымнар өчен күңел ачу программасы үткәрделәр . Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар әлеге чараны озата барды. Бу матур бәйрәмгә килгән кешеләрнең күзләрен дә  шатлык һәм бәхет нуры  балкыды. Җылы атмосферада әлеге кичә бик күңелле  узды.. Бәйрәм барлык кунакларга бик күп уңай эмоцияләр калдырды. Бәйрәм чарасы бер ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

8
март, 2023 ел
чәршәмбе

   7 март көнне Олы Арташ авылы клубында  Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Бәйрәм белән кадерле хатын-кызлар! ”дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас  тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International