30 март көнне, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, язгы каникул вакытында мәктәп укучылары өчен «Кошлар дөньясы – бик кызыклы» дигән темага викторина үткәрделәр. Бу чараның максаты- укучыларның экологик аң дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның экологик культурасын формалаштыру. Әлеге чара ярдәмендә, балалар үзләренең кошлар турында белемнәрен арттырдылар . Кошларның гаҗәеп күптөрлелеге белән таныштылар, әйләнә-тирә мохиттә кошларның әһәмияте турында белделәр, Безнең якта кышлаучы, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирделәр. Кошларны саклау һәм кышкы чорда җимлекләр кую турында сөйләделәр. Кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Үткәрелгән әңгәмәдән соң, балалар белән җимлекләргә җимнәр салдылар. Кошлар алар -табигать матурлыгы. Язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар өчен илһам чыганагы.
Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Шулай булуга карамастан яз – ул табигатьнең генә түгел, күңелнең, йөрәкнең дә уянуы. Бу вакытта яңа хисләр туа, булганнары яңара. 28 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен - "Язгы матур көннәрдә"исем астында уен программасы үткәрделәр. Күңелле чарага балалар ял итү һәм күңел ачу өчен җыелды. Балалар яз билгеләрен, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар аша искэ төшерделәр.Язның елдагыга караганда иртәрәк килүе безны нык шатландырды. «Күчешле», «Күңелле бульдозерлар», «Язгы ат чабышлары» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар тәкъдим ителгән конкурсларда актив катнаштылар. Алар бугенге чарада вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, узлэренэ күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы, яхшы кәеф алдылар.
Халыкара театр көне-театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, еш кына бу көнгә берничә тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә кергән. 26 март көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган «Театр кулисалары артында» дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрделәр. Алар балаларны театр тарихы һәм театрда булырга мөмкин булган һөнәрләр белән таныштырдылар. Чара барышында балалар нинди театрлар барлыгын белделәр: драма, опера, курчак театрлары булуын ачыклап киттеләр. Театрда нинди төп һөнәрләр барлыгын һәм «нинди театрлар була? " викторинасында катнаштылар., театр турында табышмаклар чиштеләр.Драматурглар белән таныштылар.Драма , комедия әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Әлеге очрашу сәнгать дөньясына сәяхәт булды.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан 25 марттта Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән мәктәп укучылары өчен-«Кич утыру» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр. Татар җыры бөтен җирдә моңлы булуы белән дан тота. Халкыбыз аны эштә, кырда, туйларда һәм утырмаларда җырлаган.Фольклор бәйрәм- бию, шаяру, җыр-биюле уеннар һәм күңел ачулар белән үрелеп барды. "Гөлбану "," Наза" уеннары , катнашучылар башкарган җырлар һәркемнең күңеленә барып җитте.
24 мартта Олы Нырты мәдәният йортында бильярд буенча зона турының иң яхшы уенчысына ярышлар оештырылды. Турнирда Олы Нырты, Урта Нырты, Язлы Арташ, Чабья Чурчи һәм Тат.Икшермә авылларыннан килгән уенчылар катнашты. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире ачып җибәрде, ул катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ярышларда катнашучыларның барысына да уенда уңышлар һәм җиңүләр теләде. Турнир инде булган тәҗрибәле бильярд сөючеләр белән уйнарга мөмкинлек бирә. Барлык катнашучылар турнирның призлы урыннары өчен көрәштеләр. Ярышлар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм, әлбәттә, искиткеч кәеф белән тәмамланды. Турнирда катнашучылар һәм мәдәният йорты белгечләре Марат Хәлимовичка күрсәтелгән спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерәләр һәм эшендә уңышлар телиләр.
Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Шулай булуга карамастан яз – ул табигатьнең генә түгел, күңелнең, йөрәкнең дә уянуы. Бу вакытта яңа хисләр туа, булганнары яңара. 23 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен - "Язда кунакта"исемле уен программасы үткәрделәр. Күңелле чарага балалар ял итү һәм күңел ачу өчен җыелды. Балалар яз билгеләрен, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар аша искэ төшерделәр. Юмористик миниатюраларда катнаштылар, «Переправа», «Күңелле бульдозерлар», «Язгы ат чабышлары» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар тәкъдим ителгән конкурсларда актив катнаштылар. Балалар бугенге чара вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, узлэренэ күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы, яхшы кәеф алдылар.
Нәуруз-ул игелек бәйрәме.Ул кешелэрне бер-беренэ якынайта. Бу гүзәл көндэ кешеләр иске үпкәләрен оныталар,гафу итәләр. Бу бәйрәм безнең жиребезгә,кешеләрнен бу дөньяга игелек һәм тынычлык өчен көрәшергә,туганнарын искә төшерү өчен килә. Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз! Җир йөзендә тоташ бер ямь ул! Җир,табигатъ белән кеше җанын, тигез иткән бәйрәм ул!.Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягэ әверелде. 19 март көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмэткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Куңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде җиңүчеләргэ бүләкләр бирелде.
18 мартта Олы Нырты мәдәният йортында Р.Сәетгәрәйеваның «Тәүбә йорты” исемле моңсу комедиясе куелды. Мичанбаш авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән спектакль авыл халкында зур кызыксыну уятты.. Төрле язмышлы, төрле холыклы хатын-кызлар утырган колониясе турында әлеге спектакль. Һәр геройның язмышы үзенчә төрле. Төп герой инде 10 ел утыра, ирен үтерелгән өчен, аның исеме Галка. Тамара алдау йолдау белән шөгылләнгән өчен утыра , Миннегол яшерен абортлар ясаучы ,ә Суфия ялгыш үтергән өчен утыра. Барлык геройларның да язмышы гади түгел , хатын-кызларының катлаулы язмышлары турында язылган әсәр бу. Премьера тамашачыларда яхшы фикерләр калдырды.
Нәүрүз-кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 18 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан бүләкләр ,ярмалар, кәнфитләр, төрле тәм-томнар җыю оештырылды. "Дәрә җыю" -Нәүрүз алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Балалар үзләренең юмартлыгына карап, хуҗаларга карата үзләренең теләкләрен белдереп, өйдән –өйгә йөрделәр. Балалар иң изге теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр, 19 март көнне мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырдылар. Өлкән буын, киләчәккә фатиха биреп, изге теләктә калды.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында, 17 мартта Олы Нырты мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре күпьеллык стажы булган укытучылар- Миннегалиева Сания-34ел һәм Латипова Дания-28 ел белән очрашу үткәрделәр. Укытучы һөнәре зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Чарада катнашучы кунаклар бик теләп укытучы һөнәре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләре сайлаган һөнәр турында яратып сөйләделәр. Мәктәп тормышына кагылышлы истәлекләр белән уртаклаштылар.. Әңгәмә барышында эш мизгелләре белән бәйле кызыклы тарихлар искә алынды, яраткан остазлары - беренче укытучылары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә җылы шартларда узды, ул катнашучыларга аралашу шатлыгы, яхшы кәеф, күтәренкелек һәм оптимизм бүләк итте.