Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. 3 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йортын хезмәткәрләре сугыш чорында язылган җырларга багышланган "Сугыш еллары җыры" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. "Вставай страна огромная", "Зәңгәр яулык", "В землянке" һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Әлеге чараның төп максаты: укучыларның игътибарын сугыш еллары җырларына җәлеп итү; патриотик хисләрне үстерү һәм хәрби җырлар аша Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү булды. Ә «Кабызыгыз шәмнәрне» җыры астында шәмнәр кабызылды , һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән җырлар- безнең күңелдә мәңгегә сакланып калачак!
Ленинград камалышы-Бөек Ватан сугышы тарихының иң куркыныч битләренең берсе. Бу шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын камалышы: 900 көнгә сузылган авыр , газаплы батырлык көне мул. Сугыш тарихында бер генә шәһәр дә Ленинград кебек блокада да калмады.29 гыйнвар көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре” Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр.Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде. Без ,Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне истә тотарга, сакларга һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш!
27 январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле яшьтәге хатын-кызларны ялын файдалы итеп оештыру максатыннан «Кич утырганда гореф-гадәтләребезне искә алу " дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырдылар. 2023 ел Татарстаныбызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул максаттан чыгып ,авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Уңган хуҗабикәләр үзләре кулдан ясалган бик күп төорле эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Бүгенге кич утырырга җыелучыларның төп максаты буш вакытны файдалы итеп үткәрү, киләчәк буыннарга әлеге һөнәрләрне тапшырып калдыру иде.
25 январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле яшьтәге хатын-кызларны ялын файдалы итеп оештыру максатыннан «Туган ягыбызның талантлы кешеләре..." дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырдылар. 2023 ел Татарстаныбызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул максаттан чыгып ,авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Уңган хуҗабикәләр үзләре кулдан ясалган бик күп төорле эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Бүгенге кич утырырга җыелучыларның төп максаты буш вакытны файдалы итеп үткәрү, киләчәк буыннарга әлеге һөнәрләрне тапшырып калдыру иде.
22 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йортында «Куркыныч хәлләр: урамда таныш булмаган кешеләр белән элемтәләр» дигән темага тематик сәгате узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга урамда гына түгел, җәмәгать урынында да дөрес тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар-бик назлы,ышанычлы һәм гади затлар. Алар сөйкемле чит кеше битлеге артында явызлыкны сизмәскә һәм аның белән элемтәгә керергә шат мөмкиннәр. Ләкин ата-аналар бала белән гел була һәм саклый бетерә алмыйлар. Шуңа күрә балага таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тоту бик мөһим, аларның мәкерле һәм куркыныч хәйләләренә эләкмәс өчен ничек тотырга кирәклеге турында сөйләнде. Чара барышында балалар белән мөмкин булган типик куркыныч ситуацияләрне карадылар һәм фикер алыштылар, таныш булмаган өлкәннәр белән ничек үзләрен дөрес тотарга, шулай ук мөһим кагыйдәләр турында сөйләделәр: таныш булмаган кешеләр белән беркайчан да сөйләшмәскә, таныш булмаган кешеләргә беркайчан да машинага утырмаска һәм аның белән беркая да бармаска, таныш булмаган кешедән берни дә алырга ярамый икәнлеге турында аңлатылды.
22 гыйнварда көнне Олы Нырты мәдәният йорты сәхнәсендә Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре катнашында тамашачыларга Нәби Даулиның «Җырлап узган җәй» әсәре буенча театральләштерелгән спектакль бүләк иттеләр. Спектакль матур итеп музыкаль итеп сәхнәләштерелгән. Кешеләрдә хезмәт сөючәнлек, дуслык хисләре тәрбияләү идеясен үз эченә ала. Анда эшчән кырмыскалар , җәй буе җырлап кына йөргән чикерткә , кышка чынлап торып әзерләнүче керпе дә бар. Балалар яраткан геройларының дуслары белән бергә игелек һәм кайгырту, хезмәт сөючәнлек һәм күңел ачу турында сөйләгәннәрен яратып карадылар. Барлык мәдәният хезмәткәрләре дә үз рольләрен яхшы итеп уйнадылар һәм әкиятнең мәгънәсен ачтлар.Әлеге тамашадан балалар һәм аларны озатып килгән олылар да канәгать калдылар . Әкият нәни тамашачыларда бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
21 гыйнварда Олы Нырты авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Югары Симет авыл мәдәният йорты, Мичәнбаш, Мишабаш, Иләбәр һәм Түбән Симет авыл клублары хезмәткәрләре “Күнел җылысы” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында сәхнәдән моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, мәзәкләр һәм котлаулар яңгырады. Үзләренең матур чыгышлары белән артистларыбыз, тамашачыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм концерты матур чыгышлар белән истә калды һәм барлык тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.
21 гыйнварда Олы Нырты авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Югары Симет авыл мәдәният йорты, Мичәнбаш, Мишабаш, Иләбәр һәм Түбән Симет авыл клублары хезмәткәрләре “Күнел җылысы” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында сәхнәдән моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, мәзәкләр һәм котлаулар яңгырады. Үзләренең матур чыгышлары белән артистларыбыз, тамашачыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм концерты матур чыгышлар белән истә калды һәм барлык тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.
Яңа ел – иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм, аны һәр йортта, һәр гаиләдә көтәләр.Һәркем -өлкәннәр дә балалар кебек яңа ел могҗизасы көтә. Тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗаралар яңа ел төнендә чынга аша. 19 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йортына төрле клуб оешмаларының актив әгъзалары өчен оештырылган «Чыршы утлары кабызылганда» дигән яңа ел тамашасына сәяхәт оештырдылар. Баштан ук әкият геройлары барысын да- Яңа ел спектакленең тылсымлы дөньясына алып керде. Тамашачылар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар. Юлия, Кар Кызы, Кыш бабай һәм Кар бабай Яңа ел символы – Баба Яга һәм Кикимора урланган йолдыз эзләргә киткән. Кар патшабикәсе, юлбасарлар һәм чит киләчәк патшалыгында кызыклы маҗараларга тап булдылар.Шәһәрдән авылга килгән егетләр дә бер уйламаганда , авыл маҗараларына чумдылар
Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә генә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар. Күз алдыгазда гына китерегез. Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша, җир өстенә куналар. Алар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Куна да эри. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар. Кышкы саф һаваны күкрәкләренә тутырып, бер сулыйлар да, күзләрен йомып, башларын өскә күтәрәләр. Кар төшә. Кар өелә. Менә шушы кышкы матурлыкны 18 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткәрлэре оештырган "Кышкы табигать" дигән рәсем конкурсында балалар узләренен хыялларын сурәтләделэр. Балалар кышкы табигатькә карата үз мәхәббәтләрен белдерә алдылар.