Туган ягыбызга яз җитте.Балаларның зарыгып көткән каникуллары килеп җитте.Язгы каникуллар –балалар өчен иң күңелле ивакытлар .Аларның ялларын кызыклы итеп оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм күңел ачулар, спорт ярышлары һәм конкурслар үткәрделәр. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль сайлый һәм буш вакытын файдалы үткәрә алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар җылы, җиңел шартларда узды.
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Террорчылык актын туктату һәм ачу, аның нәтиҗәләрен киметү һәм шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, гражданнарга куркыныч янаганда һәм терактлар вакытында халыкның үз-үзен тотышы һәм гамәлләре кагыйдәләрен, тәртибен белергә, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә кирәк. Һәр кеше экстремаль ситуацияләрдә үз тәртибен һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш һәм психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга Олы Нырты мәдәният йортында " Терроризм - җәмгыятькә куркыныч "дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Террорчылык янаулары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.. Чарада катнашучылар шулай ук бик игътибарлы булу һәм шикле кешеләрне күрә белергә кирәклеге турында аңлатылды. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне һәм якыннарыңны яклый алу юллары турында сөйләштеләр.Әңгәмә ахырында ,теракт вакытында һәлак булганнарны, бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Яз җитте!! Яз, һава кебек чиста! Март ае җиткәч, балалар кояшның җылы нурларына сокланалар. Беренче чәчәкләр турында хыяллана башлыйлар. Кояш якты итеп балкый, үләннәр яшелләнә, агачларда һәм куакларда бөреләр чыга , карлыгачлар һәм башка кошлар туган якларга эйләнеп кайта. Табигать ул бик яхшы рәссам.10 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында " Безгә яз килде!» дигән исем астында рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста балалар табигатькә булган мәхәббәтләрен кәгазь битләренә төшерделәр.. Шагыйрьләр һәм рәссамнар елның бу матур вакытына сокланалар, картиналар язалар, җырлар һәм шигырьләр иҗат итәләр. Балалар үзләре яттан белгән шигырьләрне искә төшереп сөйләделәр. Авторларнын яз турында илһамланып язган шигьри юлларында укып киттеләр.Яз турында күңелле чара балаларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Илнең фәнни-технологик үсеше хәзерге дөньяда мөһим роль уйный. Фән тирә-юньдәге дөньяны яңа белем һәм аңлауны тәкъдим итә, ә техника бу белемнәрне практикада кулланырга ярдәм итә. 9 мартта Олы Нырты мәдәният йортында «Прогресс турында уйлану» дигән исем астында фән сәгате уздырылды. Чара барышында балалар фән тарихы һәм фән һәм техника үсешенә Россиянең танылган галимнәре М.В. Ломоносов, Д.И. Менделеев, А.С.Попов,С.П.Королевның фәнни казанышлары белән таныштылар. Чарага «Фән-киләчәккә юл» дигән күргәзмә - мәгълүмат әзерләнде, күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр белемнең төрле тармаклары үсеше турында аңлатма бирде.
8 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйкемле ханымнар өчен күңел ачу программасы үткәрделәр . Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар әлеге чараны озата барды. Бу матур бәйрәмгә килгән кешеләрнең күзләрен дә шатлык һәм бәхет нуры балкыды. Җылы атмосферада әлеге кичә бик күңелле узды.. Бәйрәм барлык кунакларга бик күп уңай эмоцияләр калдырды. Бәйрәм чарасы бер ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
3 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында 8 Март бәйрәменә котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс узды, анда төрле яшьтәге балалар катнашты. Язның җылы матур бер көнендә, без кешелекнең иң матур затлары -хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бәйрәм күңелле сюрпризларсыз үтми.. Бүләккә иң яхшы өстәмә үз кулларың белән ясалган открытка булып тора.Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен искиткеч бүләк ул, чөнки ул үзендә җылылык ,мәхәббәт тамчысын саклый.. Мондый открытканы алу икеләтә рәхәтлек бирә. Балалар зур кызыксыну белән котлау открыткасы ясадылар. Аларга җылы теләкләр һәм котлаулар яздылар. Открыткалар якты, төсле килеп чыкты.
Гаилә-һәр кеше өчен тормышта иң мөһиме. Алар безнең иң якын һәм туган кешеләр, Безне яраткан, үрнәк алган , кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Бу безнең тормыш мәгънәсе, безнең көч һәм иртәгәге көнгә ышаныч чыганагы. Бу безнең нәсел, безнең традицияләр. Нык гаилә һәм аның кыйммәтләре дәүләт, аның социаль иминлеге, мәдәнияте, икътисады, иминлеге нигезе. Президент Владимир Владимирович Путин Указы белән 2024 Гаилә елы дип игълан ителде. 1 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында Олы Нырты башлангыч мәктәбе укучылары һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашында" Балачак иленда"концерты узды. Залда күп балалы гаиләләр, күп еллар бергә яшәгән гаиләләр җыелган иде. Гаиләнең мөһимлеге, илебез өчен традицион кыйммәтләр турында күп сүзләр әйтелде. Концерт программасында гаилә турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, 17 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балаларга туган телебезнең кадере, тарихын, мәдәниятен саклау максаты белән үткәрелгән әлеге матур әдәби чарада җырлар, татар халык уеннары, презентация тәкъдим ителде. Туган телебезне саклау, ярату, киләчәк буыннарга җиткерү мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Чараның ахырында бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ике Басу Арташ китапханәчесе белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. 11 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән белем бирү дәресе уздырдылар.Укучылар кичәдә Муса Җәлилнең -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”, “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында киңкырлы мәгълүмат җиткерделәр. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.