27 майда Чабья-Чурчи авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Россиядә Гаилә елына багышланган "Гаилә - ил терәге" конкурсының җирлек этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Конкурста Олы Нырты авыл җирлегегеннән Сабитовлар, Вәлиевлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре катнашты. Гаиләләр 5 турдан торган конкурста ярыштылар, мәсәлән, Гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү буенча әтиләр конкурсы. Иң яхшы токмач кисү буенча әниләр конкурсы, интеллектуаль конкурс һәм гаиләнең иҗади номерлары. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча гаиләләр "Иң матур гаилә", "Иң җаваплы гаилә", "Иң иҗади гаилә"номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
24 майда Олы Нырты башлангыч мәктәбендә тантаналы вакыйга булды 4 сыйныф укучыларында чыгарылыш кичәсе узды.Дүрт мәктәп елы сиздермичә үтте, әле кичә генә балалар беренче сыйныфка килгән иделәр. Балалар күптән көтелгән әлеге чарага җентекләп әзерләнделәр, беренче укытучылары Сафаргалиева Ф.М. адресына җылы сүзләр әйттеләр. чара яхшы һәм тату атмосферада үтте,.Авыл мәдәният йорты мөдире башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларны -һәр укучы өчен иң шатлыклы һәм күптән көтелгән мәктәп бәйрәме — соңгы кыңгырау шалтырату белән котлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында мәдәният йортында иҗат белән шөгыльләнүче , район чараларында һәм конкурсларында актив катнашучыларда бар. Мәдәният йорты мөдире укучыларга авыл мәдәният йорты тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
22 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Миләшкәй “балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән « Тынычлык кирәк безгә” дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда, биюләрдә, конкурсларда актив катнаштылар. Төркемдә көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Ә бит балаларның күңелле күзләре – барлык оештыручыларга иң яхшы бүләк. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Барлык балалар да уеннарга бик теләп кушылдылар һәм уйнау мөмкинлегенә шатландылар. Бу көнне битараф һәм пассив балалар булмады, барысы да актив, шат күңелле булды. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм бүләкләр алдылар.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 5 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия #Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр . Бу кешеләрнең һәр язмышы, хәтта кыска гына булса да, зур батырлык, ныклык, авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга Георгий тасмалары, котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук , сугыштан яраланып кайтып , авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек. Сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим булды. Тыл хезмәтчәннәре, иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайтучыларның, хәл-әхвәлләрен белешеп күкрәкләренә Георгий ленталары бәйләдек
Шигырьдәге бу матур юлларны башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Энҗе Мәхмүт кызы адреслыйсым килә . Олы Арташ төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килгәненә дә ул 30 ел вакыт узып киткән. Ул зур хәреф белән укытучы булырга туган. Ул кызыклы шәхес, бай рухи дөньялы кеше, үзендә югары һөнәри һәм рухи сыйфатларны берләштерә, мәктәптә, укучыларының йөрәкләрендә гомер буе якты эз калдырган укытучылар категориясенә карый. 4 май Олы Арташ төп белем бирү мәктәбендә Энҗе Мәхмүт кызы Вәлиеваның 50 яшьлек юбилей датасына багышланган юбилей бәйрәм кичәсе узды.Ул искиткеч педагог, зур җанлы кеше, Юбиляр белән очрашуга махсус килгән элеккеге укучыларына, ветеран хезмәттәшләренә, педагогларга, туганнарына һәм башкаларга рәхмәт сүзләре күп яңгырады.
Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында мәдәният хезмәткәрләре ел саен ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә өйләрендә килеп котлаулар оештыралар. Бу акциядә яшь волонтерлар, ягъни балалар да актив катнаша. Балалар өчен сугышның куркыныч елларын хәтерләүчеләр белән аралашу бик мөһим, авыр хезмәтне, ачлык турында алар күп нәрсәләр белделәр. «Ветеранга кунакка " акциясе Бөек Ватан сугышы елларында милләтара дуслык тарихы масштаблы федераль проектының бер өлеше булып тора. Әлеге акция белән бәйле рәвештә бүген 3 майда Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә "Ветеранга кунакка"Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде . Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына бик рәхмәтле булып яши.
Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Олы Нырты мәдәният йорты мөдире ,техник хезмәткәрләр белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди. Соңыннан бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Халкыбыздагы матур йолаларның өлешчә генә булса да саклануына күңел сөенә. Балаларыбыз аларны күреп калса, киләчәк буынга тапшыра. Мондый йолалар кешеләрне берләштерә, дуслаштыра.Татар йоласы! Балаларның сөенечле йөзләрен күрү нинди бәхет! Аларга карап без шатланабыз!
Яз, мөгаен, елның иң көтелгән вакытыдыр.. Уен-һәр баланың төп эшчәнлеге. Буш вакытларында балалар уйныйлар, конкурсларда катнашырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга яраталар. 27 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында " Язгы күлеллелек» дигән чара узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга зирәклек, зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Балалар конкурсларда катнаштылар: «Хәтер буенча рәсем яса», «мозаика», «ситуацияне уйна», күңелле эстафетада катнаштылар.Сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кәефне яхшырта, ә уен аеруча балаларга да, яшүсмерләргә дә ошый, чөнки ул күп көлү һәм күңел ачу китерә. Программада катнашучылар уңай эмоцияләр , яхшы кәеф һәм, әлбәттә, татлы бүләк алдылар.
29 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, " Тукай безнең күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. Төрле конкурслар, җырлар башкарылды, бөек татар шагыйре әсәрләре укылды. Бәйрәмгә әкият геройлары: Шүрәле, Су анасы, Акбай, Кәжә белән Сарык килде. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар. Бу чара Г. Тукай иҗатына багышланып, балаларның уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Аның әсәрләре аша бүгенге көндәге күп кенә сорауларга да җавап табарга мөмкин. Бөек шагыйребезнең иҗаты -халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр!
27 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында автор башкаручы Флера Талипова концерты булып узды. Автор үзенең җырларын милләт, туган як , ярату темасына иҗат итә. Алып баручы Фаиз Майдуллин үзенең яңгыравыклы тавышы белән тамашачылар күңеленә кереп калды. Әлеге программада милләтебез ,аның яшәеше турында сүз кызыл җеп булып сузылып барды. Тамашачылар рухи байлык алып, күтәренке каеф белән таралыштылар.