Безнең көннәрдә, тормыш чиксез авырлыклар, проблемалар һәм кайгырту белән тулы булганда, үзенчәлекле якты һәм игелекле нәрсә телисең. Бүген мәдәни ял итүне аңлау үзгәрә. Һәм хәзерге клублар аудитория белән аралашуның яңа формаларын эзләргә, тупланган тәҗрибәне яңадан карап чыгарга, тамашачыларны җәлеп итү, үзешчән иҗат оештыру, уңайлы мәдәни киңлек булдыру өчен эшнең яңа механизмнарын һәм принципларын кулланырга мәҗбүр. Ә безнең тамашачыга булган мәхәббәтебез тыңлаучыларның йөрәкләрендә Эхо белән чагыла. 10 июльдә Олы Нырты, Мешабаш мәдәният йортлары, Чабья-Чурчы һәм Язлы Арташ СК мәдәният хезмәткәрләре "Мин яратам сине тормыш" урам концерты оештырдылар . Концерт үзешчән сәнгать эшчеләре һәм катнашучылары тарафыннан әзерләнгән .Концертта катнашучылар чарага килгәннәрнең барысын да үз чыгышлары белән сөендерделәр. Урамда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрә иде. Концерт программасы якты һәм бай булды.
Балаларның җәйге яллары дәвам итэ. Аларны кызыклы һэм мавыктыргыч итеп үткәрудә мәдәният йорты хезмэткэрлэренең роле зур. 11июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен « Судагы могҗизалар » дигэн кызыклы чара оештырдылар. Иң элек балаларга кәгазь көймәләр ясау буенча мастер- класс курсәтелде . Һэркем узе сайлаган төстэ көймә ясады. Аннары, авылыбызның уртасыннан агучы, Мишә елгасы буена сәяхәткэ төштелэр. Андагы матурлыкка сокланып , инеш уртасындагы басмада утырып , ял итеп алдылар. ә иң мавыктыргыч мизгеллэр кәгазьдән ясалган көймәләрне суга җибэру булды. Һэр бала узенең көймәсенең ераккарак йөзуен телэде. Судагы вак балыклар да безгэ ияреп бардылар кебек. Җэйнең бер көне балалар куңелендә озак сакланыр әле.
Табигать дөньясы гаҗәпләндерерлек, ул баланы тавыш һәм исләр диңгезе, меңләгән төрле табышмак, серләр белән каршы ала, тукталырга, тыңларга, карарга, уйланырга мәҗбүр итә. 9 июль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен -«Яшел аптека» дип исемләнгән танып белү сәгате оештырдылар Үсемлекләрне өйрәнү балалар бакчасында ук башлана: балаларга үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге, үсемлекләрнең үзенчәлекләре, аларның кеше һәм хайваннар өчен файдасы турында сөйлиләр. Экскурсия вакытында балалар болын, урман үсемлекләренең шифалы үзлекләре турында белделәр, дару үләннәре җыю, киптерү, саклау кагыйдәләрен белделәр. Мондый экскурсияләрдән балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр ала. Табигать күп нәрсәгә өйрәтә генә түгел, тәрбияли дә.
22 июнь - Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Хәтер һәм кайгы көне Россия тарихында иң күңелсез дата булып санала. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер шәме»акциясен үткәрделәр. Оештыручылар сугышның башлануы һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында сөйләделәр, безнең киләчәк тормышыбыз , Ватаныбыз, үз нәселләренең якты киләчәге өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын истә тоту һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Чарада катнашучыларның барысы да шул коточкыч елларда һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алды.
Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Без аларның ялын кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шушы максат белән, 20 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре коллегаларыбыз белән берлектә , туристик маршрут оештыруда катнаштылар.. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре. Анда без 524 төр агач-куак үсемлекләре һәм җиләк-җимеш культуралары, үлән чималын эшкәртү цехы, тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы һәм әкиятләр белән бәйле территорияне, шулай ук урманнарда күрергә мөмкин булган урман җәнлекләре скульптураларын карадык. Экскурсия бик кызыклы булды.
Үсмерлэр һэм яшьлэр арасында наркоманлыкның таралуы – хэзерге көннең мөһим проблемаларның берсе. Җәмгыять яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару эшенә мохтаҗ. Безнең бурыч – алдан искәртә торган мәгълүмәт бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттәт саклап калу. Шул уңайдан 20 июнь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшь буын өчен “ Без наркотикларга каршы” дигән темага әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре– наркотик матдә кулланган яшьләрнең үз – үзләрен тотышы, аның кая алып барганы турында, наркоман тормышының нинди куркыныч гадәт, чир икэнен сөйләделәр.Яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Аларның бөтенесенә дә сәламәт яшәү рәвеше теләделәр
12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм яхшы килешү көне., Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Бу бәйрәм хөрмәтенә 12 июньдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре " Туган ил нәрсәдән башлана?".дигән сәяхәт оештырдылар.Алар балаларны Россия көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Соңыннан кечкенә туган ил турында сөйләштек, табигатьне күзәттек. Мондый экскурсияләр балаларда патриотик хисләр тудыра, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.
9 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты , Урта Нырты һәм Чабья Чирчи авыл клубы хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә ,Олы Нырты авыл җирлеге һәм "Нырты" хуҗалыгы белән берлектә, милли бәйрәмебез сабантуй үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, шулай ук балалар белән Сабантуй прологын оештырдылар, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең кунаклары район мәдәният йорты артистлары булды . Барысы да оешкан төстә узды, Сабан туе барысында да бик яхшы тәэсир калдырды.
Җәй-гаҗәеп һәм рәхәт вакыт, балаларга рәхәтләнеп йөрергә, сикерергә була. Нәкъ менә шул чорда алар күп вакытларын саф һавада үткәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышын шулай оештыру бик мөһим, һәр көн аларга яңа нәрсә алып килсен, җәйге вакыт, уеннар, йөрүләр, бәйрәмнәр һәм күңел ачу, аларның тормышыннан кызыклы мизгелләр турында хатирәләр озак шатландырсын өчен, кызыклы эчтәлек белән тулы булсын иде. Һәр елны җәйнең беренче көнендә зур бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне-ул күңел ачу, көлү, җырлар, бүләкләр һәм күңел ачу. 1 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Ваемсыз балачак»дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Программага барлык милли спорт төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды.
Ул 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.Якташыбызны искә алу һәм академик Әбрар Кәримуллинның туган көне уңаеннан 29 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты , мәктәп укучылары белән бергә ,Ә.Каримуллинның туган йорты һәм кабере булган Чәбия Чүрчи авылына, - " Горурлыгы туган ягымның" дип исемләнгән культпоход оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларны аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Соңыннан академик каберенә барып, мәңгелек хәтер хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.