ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

   Туган як табигате турында без нәрсә беләбез? Хәзерге вакытта Җирдә теге яки бу дәрәҗәдә турыдан-туры рәвештә кеше эшчәнлегенең йогынтысын кичермәгән бер генә участок та юк.19 июльдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Ә табигать турында без нәрсә беләбез"дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Танып белү сәгате ярдәмендә без балаларда патриотизм, туган якның кабатланмас матурлыгын саклау өчен җаваплылык хисе формалаштырырга, туган якны өйрәнү материалын белүне тикшерергә телибез. Чара барышында балалар табигатьнең искиткеч дөньясына сәяхәт кылдылар. Табигатьне саклауда кешенең роле нинди икәнен белделәр. Алар үз-ара сөйләштеләр, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә белән мохит  бәйләнешен билгеләделәр. Аннары төрле уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

16
июль, 2023 ел
якшәмбе

    Балалар белән туган авыл сукмаклары буйлап йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин. 16 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Туган якны өйрәнәбез» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Туган табигатьнең матурлыгын, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, табигатьтә, бакчаларда хэр адым саен очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар әйтелде. Балалар туган табигатьнең матурлыгына сокландылар, үсемлекләрне аерырга, белергә өйрәнделәр, күргәннәреннән бик күп тәэсирләр алдылар. Балалар шулай ук зур кызыксыну белән табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан шушы авылда яшәүче, уңган тырыш Зиатдинов Рифатның крестьян - фермер хуҗалыгында   дәвам итте. Ул балаларны хуҗалыктагы эшнең барышы белән таныштырды.Бугенге сәяхәтебез балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

15
июль, 2023 ел
шимбә

Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле. Бер­ләш­кән мил­ләт­ләр оеш­ма­сы ини­ци­а­ти­ва­сы белән 15 июль - Ха­лы­ка­ра дус­лык кө­не бу­ла­рак бил­ге­лә­нә. Әле­ге көн ва­кый­га­лар ка­лен­да­рен­дә иң яшь бәй­рәм­нәр­нең бер­се бу­лып са­на­ла. Бу да­та­ны бил­ге­ләп үтү тра­ди­ци­я­се Көнь­як Аме­ри­ка­да бар­лык­ка кил­гән. Дус­лар бе­лән бил­ге­ле бер көн­не, бил­ге­ле бер сә­гать­тә оч­ра­шу - нәкъ...щул унайдан 15 июль конне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре велосипед яратучылар арасында «Бар нәрсә дуслыктан башлана» дип исемләнгән веломарафон уздырдылар. Катнашучыларга башта  Халыкара дуслык көненең тарихы турында сөйләнде, барсында шушы бәйрәм белән котладык. Аннары   веломарофонның  тәртибе һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык..Ул мәдәният йорты яныннан башланып Завод Нырты мәктәбе янында тәмамланды. Һәр катнашучыны буләкләр, баллы призлар көтә иде. Веломарафон бик күңелле, җанлы үтте. 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Шигърият белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм. Ә туган авылыбыз турында искиткеч юллар авторы янәшәдә булганда, үзе әсәрләрен укый икәк -бу чын вакыйга. Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз  Рушания Габбасованың – "Актым чишмә буенда" китабы басылып чыгу уңаеннан оештырылган, автор белән очрашу –иҗат кичәсе булып узды, Әлеге китап туган як тарихына багышлана. Кичә барышында аның шигырьләрен хезмәттәшләре,дуслары укыды, шулай ук аның шигырьләренә язылган  җырлар башкарылды. Шагыйрә туган як табигате, җанлылык, тормышка мәхәббәт темасына күп шигырьләр яза,  Авыл темасы язучыны аеруча борчый ул кояш чыгуга, яңа көннең тууына соклана, тынычлык һәм яхшылык тели. Очрашу кешеләрнең күңелендә шатлыклы хисләр, тормыш, яшәү, кешеләргә хас булырга тиешле яхшы сыйфатлар  турында җылы уйланулар калдырды..

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

12 июль көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән бергә, Кукмара районының Ятмас – Дусай авылында урнашкан “ Күз” чишмәсенә сәяхәткә бардылар. Шундый матур табигатле урында урнашкан чишмәнең суын балалар эчеп  карадылар, үзләре белән дә алдылар. Үзенең шифалы суы белән дан тоткан “ Күз” чишмәсе янында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Элеге чишмэнең суы сусауны гына басып калмый,ә күз авыруларына шифа да бирә. Чынлапта ,  күз чишмәсе суы белән юынсаң күрү сәләте яхшыра, күз авыруларына шифа була. Әлеге сихәтле су берәүлэргэ күз операциясеннән котылырга ярдәм итсә, икенчеләрнең эчке органнарына сихәт бирэ. Суга бал кушып эчү тагында файдалы- йокысызлыктан , кан  басымыннан , йорәк авыруларыннан менә дигэн чара.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

9
июль, 2023 ел
якшәмбе

    Табигать дөньясы гаҗәпләндерерлек, ул баланы тавыш һәм исләр диңгезе, меңләгән төрле табышмак, серләр белән каршы ала, тукталырга, тыңларга, карарга, уйланырга мәҗбүр итә. 9 июль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен -«Яшел аптека» дип исемләнгән танып белү сәгате оештырдылар Үсемлекләрне өйрәнү балалар бакчасында ук башлана: балаларга үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге, үсемлекләрнең үзенчәлекләре, аларның кеше һәм хайваннар өчен файдасы турында сөйлиләр. Экскурсия вакытында балалар болын, урман үсемлекләренең шифалы үзлекләре турында белделәр, дару үләннәре җыю, киптерү, саклау кагыйдәләрен белделәр. Мондый экскурсияләрдән балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр ала. Табигать күп нәрсәгә өйрәтә генә түгел, тәрбияли дә.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

8
июль, 2023 ел
шимбә

Цирк тамашасы-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур бәйрәм! Бары тик циркта гына оригиналь жанр артистларын, жонглерларны, акробатларны, һава гимнастларын, өйрәтелгән хайваннарны күрергә , шулай ук күңелле клоуннардан күп уңайлык алырга мөмкин! Тамашага килгәч , һәркем үзенә һәм якыннарына онытылмаслык бәйрәм бүләк итте! 8 июльдә Олы Нырты мәдәният йортында «Триумф»дип аталган  цирк программасы узды. Клоун репризлары, искиткеч фокуслар, экзотик хайваннар, экстрим-шоулар тамашачыларда кызыксыну, соклану һәм мәхәббәт белән каралган. Тамаша беткэч ,төрле цирк сувенирлары сатып алырга, өйрәтелгән хайваннар белән фотога төшәргә мөмкин иде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

7
июль, 2023 ел
җомга

 7 июльдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен "Җәйге болында" дигэн исем астында уен программасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Барлык балалар да бирелгән барлык сорауларга актив җавап бирделәр, табышмакларга җавапларны тиз һәм оста атадылар. Бу көнне катнашучылар күп кенә табышмаклар белән таныштылар, игътибарлы, күзәтүчән булырга өйрәнделәр һәм үзләренең белемнәренә чын күңелдән шатландылар. Чара ахырында балалар өчен спорт ярышлары һәм уеннар оештырылды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Җәй-гаҗәп матур  вакыт. Җәй  безгә   бик күп уңай эмоцияләр , кызыклы очрашулар, куптөрле төсләр чагылышларын  бирә. 5 июльдә Олы Нырты мәдәният йортының  хезмәткәрләре «Хыялымдагы  җәем» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балаларга җәйге төсләр  белән уртаклашырга һәм күңеллэрдә булган төсләрне рәсем итеп ясарга тәкъдим ителде. Үзләренең рәсемнәрендә балалар - хисләрен, елның могҗизалы вакыты – җәйгә мөнәсәбәтләрен белдерделәр.  Алар ясаган рәсемнәрдә :күңелле бөҗәкләрдә , искиткеч җәйге матурлык , кояш баю, чәчәкләр урнашкан. Хезмәткәрләр балаларга иҗади сәләтләрен күрсәтергә булыштылар. Чара ахырында балалар белән берлектә «Бәхетле балачак»дигән стена газетасы чыгарылды. Балалар белән үткән җәйге көн - күңелле һәм кызыклы килеп чыкты.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2
июль, 2023 ел
якшәмбе

2 июльдә Олы Нырты мәдәният йортында тамашачылар игътибарына "Ялкын" балалар театр коллективы Аманулла пьесасы буенча "Мактанчык Әтәч"спектакле тәкъдим ителде. Бу мавыктыргыч музыкаль әкият геройлары әтәч, үрдәк, күркә, каз һәм тавык. Җәйге кояштан һәм салкын судан ләззәтләнергә мөмкин, ә менә әтәчнең кечкенә үпкәләре һәм ахмак мактануы кошларны аптырашта калдыра. Һәр әкияттә булган явыз герой кебек үк, бу әкияттә дә тилгән явыз герой булып тасвирлана һәм җәнлекләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә чебиләрне ала. Барлык әкиятләрдәге кебек, бу әкият, тормыш авырлыкларына карамастан, бик яхшы тәмамлана.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International