11 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты белгечләре укучылар өчен «Терроризмга ничек каршы торырга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар «терроризм " төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. "Терроризмга каршы тору «фильмыннан балалар терроризмның хәзерге заманның иң куркыныч һәм фаразлау авыр булган күренешләре арасында булуын беләләр. Террорчылык гамәлләре күпләп кеше корбаннары китерә, матди һәм рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр һәм халыклар арасында дошманлык чәчә һәм сугышлар китереп чыгара. Очрашуда катнашучыларның һәрберсе террорчылык проблемасына, террорчылык куркынычы булган очракта нәтиҗәләргә игътибар итте, әмма иң мөһиме – террорчылыкка ничек каршы торырга һәм аның барлыкка килүен кисәтергә
5 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге каникуллар вакытында совет мультипликациясе дөньясына күзәтү-сәяхәт үткәрделэр. Әкиятләрне барлык балалар да ярата: сихер һәм маҗаралар мавыктыргыч, күңел ачу, яхшылык һәм гаделлек өйрәтү. Шуңа күрә балалар белән бергэлэп яраткан китапларыбыз битләре буйлап сәяхәткә чыктык һәм яраткан геройларыбызда кунакта булдык, «әкият» төшенчәсе һәм аларның төрләре белән таныштык. Балалар яраткан әкиятләр һәм тылсымның искиткеч дөньясына чумдылар. Шулай ук балалар мультипликациянең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, «совет мультфильмнары белгечләре»видео - викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Әкиятләрдә кунакта булу бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.
4 ноябрьдә Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты һәм Язлы Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Алар тамашачыларны Ватаныбыз өчен горурлык хисе белән тутырдылар. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты җылы һәм дуслык атмосферасында үтте
2 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Алар тамашачыларны Ватаныбыз өчен горурлык хисе белән тутырдылар. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты җылы һәм дуслык атмосферасында үтте.
1 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле каникуллар" проекты кысаларында балалар өчен «Кулга кул тотынышып»дип исемләнгән танып белү программасы үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә бердәмлек көненә багышланган викторина үткәрелде. Викторина барышында балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, дуслык һәм бердәмлек турында әңгәмә кордылар, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәре белән уртаклаштылар. Чараның икенче өлешендә уеннар үткәрелде. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән уеннарда катнаштылар. Халыклар бердәмлеге көне -россиялеләр өчен мөһим, чөнки бары тик халыкның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә безнең ил күпмилләтле,тату, бердәм булды.
29 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге бал – «Көзге сөйкемлелек» бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр. Клуб фойесында Көзге тематикага рәсем күргәзмәсе һәм «Көзге яшелчәләр парады»күргәзмәсе оештырылды. «Көзнең якты төсләре»уен программасы үткәрелде. Балалар көзге патшабикә титулы өчен төрле көзге конкурсларда һәм уеннарда көч сынаштылар. Бик күп кызыклы бәйгеләр, уеннар уздырылды һәм, әлбәттә, көзге табышмаклар, мәкальләр һәм шаяру викториналарыннан башка булмады. Көзге бал бик күңелле, кызыклы булды! Барысы да яхшы кәеф, кутәренке күңел белән таралыштылар.
25 октябрь көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "2023 ел-укытучы һәм остаз" елы уңаеннан - "Учитель - наставник и друг" дигән шигырь сөйләучеләр бәйгесе узды. Әлеге конкурста Олы Нырты мәдәният йортыннан "Серле каләм" клуб берләшмәсенә йөруче- Гаффаров И.катнашты. Ул 1 урынга лаек булып, оештыручылар тарафыннан лауреат дипломы һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Әлеге конкурска иҗади якын килеп, тиешле югарылыкта оештырган мәдәният йорты мөдире Ахметзянова Г.Ф.зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Комсомол оешма гына түгел, бу өч буын тормышы, бу безнең дәүләт тарихында тулы бер чор. 24 октябрьдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында комсомолның туган көненә багышланган «Комсомол-минем яшьлегем» дигән очрашу узды. Чара тарихи экскурсиядән башланды. Алып баручы җыелган яшьләргә СССРда иң зур яшьләр оешмасы турында сөйләде, аның үз гимны, үз флагы һәм хәтта үз орденнары булганын әйтеп китте. Очрашуда катнашучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Фотоларны, комсомол яшьлеге чорындагы комсомол билетлары турында сөйләделәр. Шулай ук комсомолны хәтерләүче кешеләр үзләренең күңелле вакыйгалары турында искә алдылар.. Алар барлык җыелганнарга шул матур вакыт, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Яшь катнашучыларга үткәннең матур дөньясына сәяхәт оештырдылар.
Мультфильмнар һәм әкиятләр - тылсымлы дөнья, ул балага үсәргә, фантазияләргә, геройларга теләктәшлек күрсәтергә, дуслыкка һәм игелеккә өйрәтергә ярдәм итә. 22 октябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Мультфильмнарның тылсымлы дөньясы» рәсем конкурсы үткәрделәр. Рәсем ясау баланы сабырлыкка, игътибарлылыкка, тырышлыкка өйрәтә. Рәсемнәр бик кызыклы һәм төрле булып чыкты. Шулай ук мультфильмнар буенча викторина уздырылды, анда балалар актив катнаштылар. Алар яраткан геройлары турында табышмаклар чиштеләр, мультфильм исемнәрен искә төшерделәр һәм чара мультфильм карау белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
21 октябрьдә Олы Нырты мәдәният йортында "Җанлы сүз"дигән исем астында шигырь конкурсы узды. Бу үзең сайлаган темага шигырьләрне яттан яки матур итеп уку буенча үзара ярышу чарасы. Конкурста катнашучы балаларның танып белү, сәнгатле сөйләм үсешен булдыру максаты куелгван иде. Балалар китаптан иҗади уку, яттан сөйләү ,артистлык күнекмәләре кебек сыйфатларны үзләштерделәр.. Балалар конкурска барысы да җитди әзерләнделәр, үзләренең осталыкларын һәм оригиналь башкаруларын күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар. Мондый конкурслар ярдәмендә балалар үзләрен сәхнәдә иреклерәк тотарга, халык алдында чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәнәләр.