ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

 4 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты   хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле» исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау  өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

  Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә  совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Бу көн хөрмәтенә, 2 февральдә Олы Нырты мәдәният йортында "Сталинградның кайнар карлары"дигән әңгәмә уздырылды. Катнашучылар Сталинград сугышының оборона этабы, совет халкының фашизмга каршы көрәштә ныклыгы һәм батырлыгы турында тарихи фактлар ишеттеләр. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. Соңыннан шәмнәр кабызылды, һәм Бөек Ватан сугышында  һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

31 гыйнвар көнне Олы Нырта мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурча авыл клубы белән берлектә "Ак калфак" клубының "Татар милли ашлары  "дигән чираттагы чарасы үткәрелде. Кулинария сәгате-татар кухнясының тәмле дөньясы һәм мәдәнияте белән танышуның искиткеч ысулы. Чарада катнашучылар татар милли ашлары тарихы белән таныштылар, аерым ризыкларның борынгы рецептларын белделәр, үзләренең "таҗлы" һәм яраткан ризыкларының рецептларын үзләре уртаклаштылар. Ә тагын татар аш-суының үзенчәлекләре, төп ингредиентлары һәм тәмләткечләре турында белделәр, татар ашларын әзерләүнең традицион методлары һәм технологияләре белән таныштылар, татар аш-су традицияләре белән бәйле кызыклы тарихлар һәм риваятьләр ишеттеләр. Чарада рус, татар һәм инглиз телләрендәге рецепт китаплары тәкъдим ителде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, татар милли ашлары Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә яратыла. Соңгы вакытта бик күп яңа рецептлар барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Кечкенәдән үк кешенең бөтен тормышы китап белән тыгыз бәйләнгән. Ярата һәм укый белә торган кеше-бәхетле кеше. Аны бик күп акыллы, яхшы күңелле һәм тугры дуслар чолгап алган. Бу дуслар-китаплар. Бик зур, төрле төстәге һәм төрле йөзле дөнья безнең бүлмәгә яраткан китаплары битләреннән бәреп керә. 30 январь көнне Олы Нырты китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Чабья-Чурча авыл клубында «Китап киштәсе янында очрашу» үткәрделәр. Китапханәче яңа китаплар, чарада катнашучыларның яраткан язучыларының басмалары, шулай ук лаексыз онытылган кайбер китаплар турында сөйләде, аз билгеле, ләкин лаеклы әсәрләр укырга киңәш итте. Укучыларга хәрби тематикалы әсәрләр һәм тарихи романнар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлый алдылар. Чарада Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее хезмәткәре М.М. Хәсәнов катнашты. ул чарада катнашучыларны авыл тарихының аз билгеле фактлары, Чабья Чурчи белән таныштырды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

30 гыйнвар  көнне Урта Нырты  авыл клубында   мәдәният йортында, "Нырты " авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыенда Олы Нырты  мәдәният йорты мөдире еллык эшләгән эшләргә анализ ясалган доклад белән чыгыш ясады. Доклад презентация белән үрелеп барды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

29 январь көнне, район мәдәният йортында " Буыннар тарихы-гаилә ядкәре" район фестиваленең йомгаклау концерты булып узды.   Конкурс нәтиҗәләре буенча ,Олы Нырты авыл җирлегеннән, тумышлары белән Язлы Арташ авылыннан булган Әгъләм нәселе, 2 урынга лаек булды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

19
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Павел Петрович Бажовның тууына 145 ел тулу уңаеннан Олы Нырты мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә балалар өчен «Бажов әкиятләре шкатулкасы»дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга Павел Петрович Бажовның бик укымышлы, зирәк кеше булуы, озак вакыт укытучы, аннары журналист булып эшләве, Урал буйлап күп йөрүе, төрле шәһәрләрдә яшәве турында сөйләде. Ул хезмәт кешеләре турында яза, Урал эшчеләрен данлый. Ләкин бөтен дөньяга танылган язучы Бажов үзенең искиткеч кызыклы әкиятләре – «Малахит шкатулкасы» җыентыгына кергән .Аның әсәрләрендә фантастиклык чынбарлык белән кушылган. Аларда чын әкияттәгечә булырга тиеш булган гаҗәеп вакыйгалар булган: яхшылык яманлыкны җиңгән, бөтен явызлык батырлык һәм саф вөҗдан алдында чигенгән.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

17 январь көнне Олы Нырта мәдәният йортында Тнәкәй һәм Йосыф Алан авыл клублары А.Гаязетдинова әсәре буенча куелган "Мштрүшкәле чәй " спектаклен күрсәттеләр. Һәр артист үз ролен оста һәм күңел биреп  башкарды. Тамашачылар спектакльне сокланып карадылар. Тамашачыларның көчле алкышлары, җылы сүзләре, изге теләкләре артистларның чыгышларының халык күңеленә үтеп керүен күрсәтә.Алар уңай хис-кичерешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче , Язлы Арташ һәм Чабья -Чүрчи авыл клубларында эшләуче барлык хезмәткәрләр, бергә җыелып ,14 гыйнвар көнне район мәдәният йортында күрсәтелгән- "Яңа елда - серле шәраб"  театраль тамашасына  культпоход оештырдылар. Матур җырлар тыңлап, күңелле тамаша карап, Кыш бабай биргән  кучтәнәчләргә һәм  лотереяга чыккан бүләкләргә сөенеп  рәхәтләнеп  ял иттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Күптән түгел бөтен ил белән Яңа елны каршы алдык. Тагын күңел ачу,тагын бәйрәм! Иске Яңа ел-безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. 12 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ һәм Урта Нырты авыл клублары хезмәткәрләре “Иске Яңа Ел Белән, Дуслар!" дигән бәйрәмне Олы Арташ авыл клубында үткәрделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны кызыклы бәйгеләр һәм  уеннар, күңелле тамаша  көтте. Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы һәркемгә ошады. Залда күңел ачу һәм көлү хөкем сөрә иде. Тамашачылар җыр һәм бию әйләнешенә эләктеләр. Ә ахырдан көтеп алган -дискотека!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International