ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

8 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Пушкин картасы" программасы нигезендә "Исемле брелок" дип аталган осталык дәресе уздырылды. Үз кулың белән брелок сау – иҗади эш. Осталык дәресендә катнашучылар гади материаллардан үз куллары белән оригиналь брелок ясарга өйрәнделәр. Чара өчен металл эшләнмәләре, баулар, хәрефле муенсалар, кечкенә пыяла банкалар, киптерелгән чәчәкләр кирәк булды. Исемле брелок үзеңә дә, туганнарың һәм якыннарың өчен дә искиткеч бүләк булып хезмәт итә.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында, Укытучы һәм остаз елына багышланган "Укытучы- горур исем" темасына танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар 2023 ел- педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәнен, укытучы эше җәмгыятьтә мөһим урын алып торганын искә төшерделәр. Чара башында авыл клуб мөдире укытучы һөнәре, укытучының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде. Аннары балалар укытучылар турында шигырьләр укыдылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, яраткан уку предметлары һәм укытучылары турында сөйләделәр.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

1 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Күңел яшь чакта" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, хөрмәтле- Өлкәннәребезгә багышланды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар уеннарда катнаштылар, төрле темаларга аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, гармун һәм тальян көйләренә халык җырларын башкардылар. Шулай итеп, алар тормышның һәр яшьтә дә матур һәм күңелле булуын исбатладылар.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

24
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

24 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Пушкин картасы" программасы нигезендә гипстан фигуралар ясау буенча "Кул эшләре остаханәсе" мастер-классы уздырылды. Мондый мавыктыргыч һәм кызыклы күңел ачу ярдәмендә балалар үзләренең индивидуальлеген, фантазиясен, сәнгать сәләтләрен күрсәтәләр, кулларының вак моторикасын үстерәләр. Сәрдә авыл клубы мөдире балаларга гипсның нәрсә икәнен, аның белән ничек эшлисен, иҗат өчен нинди шартлар кирәклеген аңлатты. Катнашучылар акрил буяулар кулланып, алдан әзерләнгән фигураларны үзләре теләгән төсләргә буядылар. Әзер эш матур бизәк һәм искиткеч сувенир булып хезмәт итәчәк.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

23
сентябрь, 2023 ел
шимбә

23 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубы үзешчән артистлары Мишәбаш мәдәният йортында "Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы"на багышланган "Җырлап яшик туган илебездә" дип исемләнгән концерт оештырдылар. Үзешчән артистлар тамашачыларга иҗади программа һәм дустанә атмосфера бүләк иттеләр. Тамашачыларга якты вокаль номерлар, төрле халык биюләре, нәфис сүз, шулай ук көлкеле миниатюралар тәкъдим ителде. Тамашачылар артистларны алкышлар белән бик җылы каршы алдылар. Һәрбер номер катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

20 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында «Юл билгеләре илендә» викторинасы уздырылды. Без барыбыз да ниндидер дәрәҗәдә юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрә юл куркынычсыз булсын өчен, һәркем кагыйдәләрне белергә hәм үтәргә тиеш. Чара барышында балалар беренче светофорның кайчан һәм кайда уйлап чыгарылганын, юл хәрәкәте кагыйдәләренең ничек барлыкка килүен белделәр. Балалар кызыклы тематик викторина сорауларына җавап бирделәр, "Юл билгеләре", "Яшерен сүзләр", "Югалган деталь", "Табышмаклар киселеше" уеннарын уйнадылар. Катнашучылар чарада актив катнаштылар,  үзләренең белемнәрен һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

12 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Татар халык уеннары" презентациясен карау оештырылды. Чара барышында балалар гасырлар дәвамында халык уеннарында кешеләрнең яшәү рәвеше, намус, кыюлык, батырлык турындагы күзаллаулар чагылуын, шулай ук, уеннарының күп гасырлык тарихы булуын, алар бик борынгы заманнардан сакланып калган һәм буыннан буынга тапшырылып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәнен белделәр. Чара вакытында «Түгәрәк уен» журналы һәм презентация ярдәмендә катнашучылар татар халык уеннары турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белән таныштылар.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

9
сентябрь, 2023 ел
шимбә

9 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында Бөек танылган рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулуга багышланган "Лев Толстой дөньясында" дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Чарада катнашучылар бөек рус язучысының биографиясе, дөньяга карашы, балачак һәм яшьлегеннән фактлар белән таныштылар. Кич аның тормышы һәм иҗаты турындагы презентация белән үрелеп барды. Аннары, бөек классикның әсәрләрен искә алып, яшьләр викторина сорауларына җавап бирделәр. Әдәби кичә катнашучыларга әхлакый сыйфатлар формалаштыруны, гомумиләштерә белү, төп фикерне аерып күрсәтү осталыгын үстерүдә ярдәм итте.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

3
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

3 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында «Шаян бәйрәм» дип исемләнгән күңел ачу сәгате узды. Чара клуб мөдиренең Россия бәйрәмнәре турында сөйләве белән башланды. Балалар үзләренең иң яраткан бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Аннары кызлар "Бәйрәмнәр һәм ассоциацияләр" уенын уйнадылар, шаян табышмаклар уйлап таптылар, көлкеле күренешләр күрсәттеләр. Чара күңелле, тату атмосферада узды: балалар уйнадылар, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Программа ахырында барлык катнашулар да татлы призлар алды.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

2
сентябрь, 2023 ел
шимбә

2 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында терроризмга каршы көрәшкә багышланган «Балаларга дөнья борчылусыз һәм күз яшьләрсез тыныч булсын» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Шуны истә тоту мөһим: терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк. Әңгәмә барышында террорчылык проблемалары, гадәттән тыш хәлләрдә иминлек нигезләре, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштык. Чарада катнашучылар, әгәр син тоткынлыкта булсаң ,үзеңне ничек тотарга; шартлаткычка тап булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде. Чарадан соң балалар китапчыклар алдылар.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International