24 октября Шәмәрдән мәйдәният йорты белгече Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен өчен «Антитеррор!!!» дип исемләнгән фильм күрсәтү оештырды. Чара барышында балаларга террорчылык актларының тарихи мисаллары китерелде, бу укучыларга проблеманың җитдилеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Шулай ук экстремизмны булдырмау ысуллары һәм куркынычсызлыкка аңлы мөнәсәбәтнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Укучылар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм куркынычсыз җәмгыять булдыру турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бу чара укучылар өчен террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклады.
19 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен үз куллары белән йомшак һәм уңайлы башмаклар ясау буенча «Тапочки из фетра» дигән мастер-классы булды. Мастер-класста балалар кул эшләренең база техникасына өйрәнделәр һәм үз куллары белән өй башмаклары ясарга булыштылар. Форманы һәм бизәлешне сайлау башмакларны чын-чынлап уникаль итәчәк. Мәдәният йорты белгечләре катнашучыларга материаллар һәм инструментлар белән танышырга булыштылар, шулай ук башмаклар ясау процессын мөмкин кадәр кызыклы һәм гади иттеләр. Чара укучыларга иҗат дөньясына чумарга мөмкинлек бирде һәм һәркем өчен үзенчәлекле нәрсә булдырырга өйрәтте.
18 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалында әтиләр көненә багышланган «Нашим папам посвящается…» дигән бәйрәм концерты узды. Программада укучылар һәм педагоглар чыгыш ясады, алар тамашачыларны төрле инструменталь номерлары белән сөендерде. Экранда тавыш һәм ут эффектларны Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Г.М.Әхмәтшина һәм А.И.Хуҗин тәэмин итте, бу чарага үзенчәлекле атмосфера өстәде. Концерт балаларга әтиләренә булган мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерү, шулай ук үз сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Тамашачылар чыгышларга бик шатландылар, чара җылы һәм дустанә шартларда узды.
17 нчы октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицеенда укучы балалар өчен Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Битва за науку» дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Бу чара дөньяның бөек ачышлары һәм уйлап табулары турындагы белемнәрне популярлаштыру юлы белән укучыларның дөньяга карашын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук бу әңгәмә балаларда мәктәп фәннәрен фәнни белем нигезләре буларак өйрәнүгә кызыксыну уятты. Аннары заманча фәнни ачышлар һәм инновацион технологияләр кебек темалар каралды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.
16 нчы октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Дорожная безопасность» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар юл кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, юл билгеләрен искә төшерделәр. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы әйберләр кию кирәклеге, автомобильләрдә һәм автобусларда куркынычсызлык каешлары, велосипедта һәм мопедларда йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Балаларның юлларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча иң киң таралган хаталарын һәм үз-үзләрен тотышларын җентекләп тикшерделәр. Чөнки үсеп килүче буында юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру балачактан башланып, олыгаю чорында дәвам итә торган өзлексез процесс булырга тиеш.
15 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар белән әтиләр көненә багышланган «Папин день...» дип исемләнгән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу үзенчәлекле көн, анда әтиләргә булган хөрмәт һәм рәхмәтне белдерергә мөмкин. Мастер-класста балаларга оригиналь открыткалар ясау өчен төрле техника һәм идеяләр тәкъдим ителде. Шулай ук аларны открыткаларга үзенчәлекле тылсым бирү өчен төрле материаллар һәм бизәнү әйберләрен ничек кулланырга өйрәттеләр. Бу мастер-класс укучыларга үз хисләрен һәм теләкләрен әтиләре өчен аеруча сюрприз һәм бүләк булган уникаль открыткалар ярдәмендә белдерергә мөмкинлек бирде.
10 октябрь көнне «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт куйды. Программа күңел җырлары, гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, тормыш скетчлары белән үрелеп барды. Концерт программасы якты һәм бай булды. Катнашучылар тамашачылар белән бергә актив вакыт үткәрделәр, бергә биеделәр һәм җырлар җырладылар. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
9 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен бөтендөнья хайваннар көненә багышланган «В мире животных» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара балаларны төрле йорт хайваннары, аларның үзенчәлекләре һәм тормышыбыздагы рольләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Бу мәгълүмат сәгатендә балалар өчен интерактив һәм мавыктыргыч атмосфера булдырылды, алар анда актив катнаштылар һәм хайваннар турында күп яңалыклар белделәр. Барлык яшь катнашучыларга да сораулар бирү мөмкинлеге бирелде, шулай ук алар үзләренең йорт хайваннары турында сөйләделәр. Балалар уен формасында «Угадай животное», «Сказочные роли» һ.б. викториналарда катнаштылар. Мәгълүмат сәгате балаларга хайваннарны яхшырак аңларга һәм бәяләргә мөмкинлек бирде.
8 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Салават күпере» балалар бакчасының балалары өчен Бөтендөнья гөмбә көненә багышланган «Мы сегодня грибники» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Бу чара балаларны әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрергә, табигатьне яратырга һәм аларның игътибарын үстерергә юнәлдерелгән иде. Дәрес башында ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләр, аларның файдасы һәм зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Аннары балаларга уен формасында мавыктыргыч сәяхәт тәкъдим иттеләр, анда һәр бала үзен гөмбәче ролендә сынап карады. Шулай ук «За грибами», «Найди грибок» һ.б. кызыклы викториналар үткәрелде. Танып белү сәгате катнашучыларга гөмбәләр һәм урман үсемлекләре турында күбрәк белергә ярдәм итте.
6 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Һайкәл куям Сезгә гөлләрдән!» дигән укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар. Укытучылар көне - балаларга белем дөньясын ачучы, аларда якты шәхесләр тәрбияләүче, актив тормышка өндәүче кешеләрнең якты һәм игелекле бәйрәме. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, «Акварель» халык бию төркеме, «Экспромт» бию коллективы, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире А.Б.Гаврилова, Иске Мичән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе И.Һадиев катнаштылар. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр. Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты безнең йөрәкләрдә якты тәэсирләр калдырды.