ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

   Һәр кешегә иң якын бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне. Шул уңайдан 26 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Барысы өчен дә рәхмәт сиңа” дигән тематик кичә үткәрделәр. Быел бәйрәмебезнең кунаклары уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар һәм уллары, кызлары атказанган хезмәткәр исеме алган әниләр булдылар. Кичә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чара барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, балачак, яшьлек мизгелләрен, эш көннәрен исләренә төшерделәр. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр, әниләргә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук тематик папкалардан күргәзмә әзерләнгән иде. Гадәт буенча быелгы Аналар көне чарасы да күмәк бию, “Кояш гомере телим” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Кичә җылы, җанлы үтте, һәр кеше өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

23 октябрьдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән бәйрәм концерты булды. Беренче өлештә тамашачыларга “Уракка төшү” йоласы һәм авылдашлар язган “Шытсуым” җыры тәкъдим ителде. Икенче өлешендә мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, шигырьләр, биюләр, музыка уен коралларында номерлар бүләк иттеләр. Тамашачылар һәр артистны бик җылы каршыладылар, чыгышларны көчле алкышларга күмделәр. Концерт чын бәйрәмгә әйләнде. Чара Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

15 октябрьдә Милли мәдәниятләр 1әм гореф-гадәтләр елы кысаларында Әтиләр көне һәм Икмәк көненә карата “икмәк булса, җыр да була” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә мәдәният хезмәткәрләренең һәм балаларның котлавыннан башланды. Игенче әтиләр көндәлек хезмәт көннәре турында сөйләделәр. Аннан кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Чара концерт номерлары белән аралашып барды. Кичә күмәк җыр һәм бию белән тәмамланды һәм һәркем өчен чын ял булды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14
октябрь, 2023 ел
шимбә

   12 октябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Уйна, тальян” дигән мастер-класс үткәрделәр. Башта балалар милли уен коралы тальянның килеп чыгышы, ни өчен алай аталганы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга тальян буенча иң гади күнекмәләрне, уйнауның төп алымнарын күрсәттеләр. Мехны ничек йөртергә, аваз өстендә ничек эшләргә икәнлеген аңлаттылар, башкарырга мөмкин булган гади көйләрне өйрәттеләр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем яраткан геройларым” дигән мультипликацион сәгать үткәрелде. Мультфильмнар кино, рәсем, спектакльләр кебек тәрбияви сәнгать төре. Балалар “Мультфильмнар белгечләре” викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан геройлары турында сөйләделәр, мультфильм төрләре турында белделәр. Соңыннан һәркем мультфильмнан рәсемнәр буяды һәм бүләккә ия булды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

  25 сентябрь көнне Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Гореф-гадәтләр варислары” дигән иҗади кичә үткәрделәр. Кичә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашудан башланды. Балалар татар халкының, авылның гореф-гадәтләре, милли уеннар, тематик китаплар  белән таныштылар. Шулай ук балалар уеннары оештырылды. Ә аннан «Яшь күңел» ансамбленә йөрүчеләр җыелды. Алар халык җырларын, үзләренең яшьлек җырларын башкардылар, ансамбль репертуарын искә төшереп,киләчәк иҗади номерлар турында әңгәмә кордылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

27
август, 2023 ел
якшәмбе

   Яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның үткәне, бүгенгесе белән таныштыру бик мөһим роль уйный. Шул максат белән Татарстан Республикасы көне уңаеннан 27 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Минем Татарстаным” дигән уен – викторина уздырдылар. Чара барышында балалар Татарстан көне тарихы, Ватанның башкаласы, шәһәрләре, авыллары турында белделәр, Республика символларын исләренә төшерделәр. Шулай ук викторина сорауларына җаваплар бирделәр, “Кем күбрәк?”, Кече Ватаным” кебек уеннар уйнадылар. Чара ахырында “Татарстан” журналы белән таныштылар, күзәтү үткәрделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

   Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин иҗаты гомер буена озата бара. Бик күп буын аның шигырьләрен укыган, укый һәм укыячак. 25 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чаралар кысаларында “Мин гаҗәеп мизгелне хәтерлим” дигән шигъри флешмоб оештырдылар. Һәр катнашучы классикның шигырьләреннән яки әкиятләреннән өзек укыды. Чара барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

9
август, 2023 ел
чәршәмбе

  6 август көнне Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты техник хезмәткәре Сәлимҗанова Х.Х.ның юбилее уңаеннан “Үз һөнәрендә һәркем остаз” дигән тематик кичә үткәрделәр. Юбиляр тамашачыларны үзенең тормыш юлы белән таныштырды, әби- бабасының, әти-әнисенең хезмәт юлларын ничек дәвам иткәнлеген сөйләде. Аларның клубта, мәдәният йортында техник хезмәткәр стажы 100 елдан артык. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., гаиләсе, балалары, оныклары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, авылдашлары котлады. Һәркем үзенең истәлекләре белән уртаклашты, җыр-шигырь бүләк итте, рәхмәтен белдерде. Тематик кичә җанлы, җылы, файдалы итеп, бер тында үтеп китте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

5 август көнне Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Кәнәфи чишмәсе буенда “Моңнар кайтсын авылга” дигән ял кичәсе – кичке уен оештырдылар. Кичә мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән башланып китте. Гадәт буенча чара авылыбыз гармунчылары башкаруында “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән дәвам итте, җырга башкалар да кушылды. Аннан "Наза", "Әйләндерешле", "Биш парлы", "Күп парлы" һәм башка уеннар башланды. Балалар да бик теләп уйнадылар. Бәйрәм күмәк җыр һәм биюләр белән тәмамланды. Чара күңелле үтте, чын авыл бәйрәменә әйләнде. Һәркем оештыручыларга сыйныфташлар, дуслар белән очрашу мөмкинлеге тудырганнары, җылы кичке уен өчен рәхмәт әйтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International