13 январьдан 14 нә каршы төндә һәр елны Искечә Яңа ел исеме астында кабаттан Яңа ел ишек кага. Бу бәйрәмгә Югары Шытсу мәдәният йортында китапханәче белән берлектә 13 январь көнне “Искечә Яңа ел ритмында” дигән ял кичәсе үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чарада катнашучылар белән биюләр, конкурслар оештырылды, Искечә Яңа ел тарихы белән таныштырылды. Шулай ук Яңа ел җырлары, шигырьләре яңгырады. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар уеннар, бүләкләр алып килделәр. Һәркем уеннарда бик теләп катнашып, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Чара дискотека белән тәмамланды.
1 декабрь көнне Халыклар сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Сәламәтлекләре чикле булганнарның ункөнлеге кысаларында китапханәче белән берлектә Югары Шытсу мәдәният йортында “Башкаларга шатлык бүләк ит” дигән тематик кичә үтте. Кичәгә авылдашыбыз Мусин Гайфулла абый чакырылган иде. Ул, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, күпләргә үрнәк булып тора. Гайфулла абый үзешчән сәнгатьтә дә бик теләп катнаша. Ә бүгенге кичәдә ул кәрзин үрү буенча мастер – класс күрсәтте. Тамашачыларны яраткан шөгыле серләре белән таныштырды, үзенең тормышының шатлыклы һәм авыр вакытларын искә алды. Кәрзинне балалар да, олылар да үреп крады. Чара концерт номерлары белән аралашып барды, җылы, файдалы кичә булды. Чыннан да, кичәдә катнашучылар гына түгел, Гайфулла абый үзе дә һәркемгә шатлыклы, күңелле мизгелләр бүләк итте.