Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Г.Тукайның туган көне 26 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Тәрҗемә ит” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, “Дубая” гөсләчеләр кече ансамбле Г.Тукай сүзләренә язылган җыр көйләрен башкарды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Алар интеллектуаль биремнәр чиштеләр, татарча һәм русчага сүзләр, сүзтезмәләр тәрҗемә иттеләр. Ә тамашачылар белән “Тылсымлы тартма” уены уйналды. Тартма эченнән берәр әйбер алып, аның рус һәм татар телендәге атамасын әйтергә тиешләр иде. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 25 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр. Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Шулай ук Ә.Сәлахның “Каеннар юлы” китабыннан тематик өзек тыңладылар. Чара ахырында Чернобыльдә батырлык, түземлек күрсәткән кешеләр турында презентация күрсәтелде.
Кубыз музыка уен коралы буларак күп кенә халыкларда яшәп килә. Ул концертта, өйдә уйнар өчен кулланыла. Ансамбльдә башка музыка уен кораллары белән дә әйбәт яраклаша. Көйгә ритмик рәсем бирер өчен аккомпанемент буларак та бара. Нәкъ менә шушы турыда 18 апрель көнне Пушкин картасы белән Югары Шытсу мәдәният йортында үткәрелгән “Кубыз көйләре” дигән мастер-класста әңгәмә корылды. Чарада катнашучылар кубызда уйнау серләренә төшенделәр. Балалар кабатланмас тавышның бармакларның үзенчәлекле хәрәкәте ярдәмендә туганын белделәр. Кубыз тавышының бай яңгырашы тын алу техникасына һәм авазларның артикуляцион эшчәнлегенә бәйле. Шулай ук музыкант осталар кубызда уйнаган видеороликлар да каралды. Катнашучылар күп нәрсәнең башкаручының осталыгыннан торганын да аңладылар.
Йолдызларга очу хыялы кешелекне һәрчак озата барган. Күп кенә илләрдә җирнең тарту көче, аны җиңәргә тырышучы кешеләр турында риваятьләр дә туган. 12 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Укучылар өчен мәдәният” (“Цифрлы мәдәният”) проекты кысаларында Космонавтика көненә үткәрелгән “Кеше, галәм” дигән мәгълүмат программасында шул турыда сөйләштеләр. Катнашучылар бу көннең тарихы, космонавтлар турында исләренә төшерделәр. Программа барышында тематик презентация һәм китаплардан балалар хезмәтләре космос белән бәйле булган галимнәр, конструкторлар турында белделәр. Шулай ук викторина сорауларына да җаваплар бирделәр. Ахырдан катнашучылар кечкенә самолётлар ясадылар. Чарада бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде.
Сәламәт булу – кешенең табигый теләге, иртәме-соңмы, ул бу турыда уйлана. 7 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Модада - сәламәт булу” дигән уен тренингында нәкъ менә шул хакта сүз барды. Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше, аны үтиләрме – катнашучылар шул сорауларга җаваплар бирделәр. “Ышанам-ышанмыйм”, “Сәламәтлекне нәрсә формалаштыра” кебек күнегүләр эшләделәр, наркотикларга каршы темага әңгәмә алып бардылар. Ахырдан гимнастик күнегүләр ясалды һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды.
Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы алымнарының берсе – аларны әйбәт юморга өйрәтү, көлү урынлы булганда бөек икәнлеккә төшендерү. Шушы максат белән 1 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Беренче апрель ыгы-зыгысы” дигән музыкаль – биюле программа оештырылды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар. Аннан клоун белән күңелле сораулар, биремнәр үтәделәр. Иң озак көлүгә дә конкурс үткәрелде. Ахырдан катнашучылар баллы призга ия булдылар. Чарадан һәркем күңеллелекнең, көлүнең җылысын тоеп таралышты.
Хәзерге заманда музыкаль инструментлар дөньясы тагын да баеды, төрлеләнде – яңалар барлыкка килде, борынгы инструментларның рәвеше үзгәрде. 26 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Укучылар өчен мәдәният” проекты кысаларында “Музыка уен кораллары дөньясы” дигән танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар халык уен кораллары турында искә төшерделәр, аларның кулланылышын аңлаттылар. Шулай ук тематик сорауларга җавап бирделәр. Чара балаларның музыка уен коралларында баянга кушылып татар халык көйләрен башкарулары белән тәмамланды.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы кысаларында Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан 24 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Пушкин картасы белән “Халык хәзинәсе” дип аталган фольклор сәгать үтте. Чарага берничә ел авыл мәдәният йортында эшләгән Шәвәлиева Кадрия апаны чакырдык. Ул бүген дә мәдәни чараларның актив катнашучысы. Кадрия апа үзе эшләгән чорда нинди бәйрәмнәр үткәрелгән, җыр һәм бию бәйгеләрендә алдынгы урыннарны алуы турында сөйләде. Ул музей-почмакка үзе бүләк иткән борынгы әйберләр белән таныштырды, кул тегермәнендә ничек итеп ярма ярганнарын күрсәтте. Балалар шулай ук татар милли киемнәре, ризыклары, авылыбызның йолалары турында белделәр. Шулай ук Шәвәлиева К. үзләре балачакта, яшь вакытта уйнаган уеннарны өйрәтте. Балалар үзеңнең тарихыңны, нәселеңне белү кирәклегенә, һәр халык сәнгате, йолалары, гореф-гадәтләре белән бай икәнлеккә төшенделәр.
Музыка тыңлап, аның яңгырашының матурлыгын гына ишетеп калмыйча, рухи яктан да байыйбыз. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, музыка сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан 22 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Пушкин картасы белән “Музыкаль кәеф” дигән интерактив уен-викторина уздырылды. Программа берничә турдан торды. “Музыка астында кайнар бәрәңге” турында балалар бер-берсе белән музыкаль яктан таныштылар. “Экспресс –сораштыру”да музыка, сәнгать буенча җаваплар алынды. “Мультимузыка” турында катнашучылар мультфильм җырларын, табышмакларын таптылар. “Минем белән җырла” туры вокал сәләтләрне тикшерде. Балаларга бигрәк тә тизлекне, җитезлекне яхшырта торган “Дәф яңгырашы астында туңдырылган бию” туры ошады. Уен - викторина файдалы, кызыклы һәм күп мәгүлүмат бирә торган чара булды.
Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан 19 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләнде. Концерт номерлары тәкъдим ителде, уеннар, биюләр оештырылды, шулай ук кыш, яз турында Кыш бабай алып килгән табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр.