ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2026 ел
якшәмбе

14 мартта Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

3
март, 2026 ел
сишәмбе

3 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында “Россия геройлары турында” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында сүз үзенең тормышын кызганмыйча тыныч тормыш өчен көрәшкән һәм көрәшүче егетләр турында барды. Алып баручылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның да батырлыклары турында сөйләделәр. Алар арасында безнең якташлар, авылдашлар да бар. Әңгәмә тематик презентация карау һәм күргәзмә буенча чыгыш белән үрелеп барды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

  21 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батыр егет – ил күрке” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котлавы белән башланып китте. Китапханәче тарафыннан тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең икенче өлешендә “23 сорау” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар армия темасыны булган сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар, солдатта булганнар армия тормышы турында сөйләделәр. Кичә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара туган тел көненә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 19 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Туган тел сукмаклары буйлап” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Чара бу көннең килеп чыгышы тарихы белән танышудан башланды. Аннан интеллектуаль уенга күчелде. Катнашучылар “Туган тел”, “Татарстан – минем республикам” дигән темалар астында сорауларга җаваплар бирделәр, “Яңа сүзләр”, “Таныйсызмы?”, “Шигърият дөньясында” турларын үттеләр, тематик күргәзмә белән таныштылар. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14
февраль, 2026 ел
шимбә

  15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн һәм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 14 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Сынауларга түзә кеше” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, солдатларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, автобиографик шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре”  турында исләренә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

13
февраль, 2026 ел
җомга

Кыш – ел фасылларының балалар түземсезлек белән көтеп ала торган тылсымлы вакыты. Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре “Татарстанда кыш” проекты кысаларында “Кышкы күңеллелек” дигән уен прграммасы оештырдылар. Чара барышында “Карны күчер”, “Саклан, туңдырам”, “Кар бөртекләре һәм җил” уеннарында балалар җитезлекләрен, тизлекләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да саф һавада файдалы ял иттеләр, яхшы көеф белән таралыштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

7
февраль, 2026 ел
шимбә

Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч көрәшләреннән берсе була. 200 көн һәм төн дәвам иткән сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 1 февраль көнне үткән “Без тынычлык өчен” хәтер сәгатендә Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче нәкъ тә шул турыда сөйләделәр. Алып баручылар герой – шәһәр Сталинградның батырлыгы белән таныштырдылар. Тематик кинофильм буенча шәһәрне кем, ничек саклавы турында белделәр. Чара сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр уку белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Ленинград блокадасын өзү көненә 21 январьда  Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар балаларга Ленинград чолганышында калган кешеләрнең авыр язмышы, сынаулар турында сөйләделәр. Ленинградтагы икмәк нормасы балаларга бик нык тәэсир итте. Катнашучылар “Томыш юлы” турында да белделәр. Шулай ук Таня Савичевага багышланган күргәзмә белән таныштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

18
гыйнвар, 2026 ел
якшәмбе

18 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Катнашучылар республика, район, авыл халкының сугышчан батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре, Россия геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында тыңладылар. Шулай ук “патриотлык”, “гражданлык”, “батырлык”, “намус”, “бурыч” төшенчәләре турында фикер алышынды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

    13 январьдан 14 нә каршы төндә һәр елны Искечә Яңа ел исеме астында кабаттан Яңа ел ишек кага. Бу бәйрәмгә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 13 январь көнне “Яңа ел очрашулары” дигән ял кичәсе оештырдылар. Кичә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәрнең котлаулары, җырлары белән башланып китте. “Мин беләм” дигән тапшыру,  күңелле уеннар, конкурслар белән дәвам итте. Шулай ук Яңа ел җырлары, шигырьләре яңгырады. Һәркем уеннарда бик теләп катнашып, бүләкләр алды. Чара дискотека белән тәмамланды

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International