ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2025 ел
шимбә

7 нче март көнне Бигәнәй авылы мәдәният йорты үәм  китәпханәсе хезмәткәрләре, "Мизгел" халык театры Бигәнәй мәдәният йортында тамашачыларга Р.Хөсәенованың "Табылдык" спектаклен күрсәтте. Спектакльдә катнашучы үзэшчәннәребез үзларенең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды.Спектакль ахырында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахимович хатын -кызларыбызны бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, бәхет -шатлыклар теләде.Үзэшчән артистларыбызның бик яхшы уйнауларын билгеләп үтте, алга таба да иҗади уңышлар теләде.Мәдәният йорты мөдире, рәссам Фатхрахманова Дания ясаган, авыл күренешләрен күрсәткән декорацияләр спектакль атмосферасын тудырырга ярдәм итте.Спектакльне куючы режиссер ярдәмчесе Рамилә Корбанова. Үзэшчән артистларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, бәхет -шатлыклар, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез,бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

Тэги: Бигәнәй

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International