Саф һавада уеннар-актив вакыт уздыру, яңа дуслар табу һәм бик күп уңай тәэсирләр алу өчен менә дигән мөмкинлек. Сезгә ничә яшь булуы мөһим түгел, иң мөһиме - хәрәкәтләнергә, көләргә һәм җиңәргә теләгегез! Чабья-Чурчи авыл клубында 2 нче августта "Балалар җыелыгыз - уен башлана!"дигэн уен программасы үткәрелде
Балалар белән спорт төрләре турында сөйләштеләр, хәрәкәтчән уеннарда һәм җитезлек күнегүләрендә катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы мәгълүматны тыңладылар, саф һавада күбрәк булырга, дөрес тукланырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга кирәклеген белделәр. Һәр катнашучы үзенең җитезлеген, тизлеген, тапкырлыгын күрсәтә алды, уңай тәэсир һәм онытылмаслык тәэсирләр алды! Программа "Бәлки - юк, ә бәлки - әйе" уены белән башланды. "Мишеньгә туп" ярышында балалар тупны мишень - чиләккә ыргыттылар. "Шаробол" конкурсында катнашучыларга себерке белән тупны капкага кертергә тәкъдим иттеләр.. "Юркий шар" эстафетасында балалар кулларында шарларны күчерделәр. Иң җитезләре бу конкурста җиңүгә иреште. Һәм программа "Уйныйбыз, фаразлыйбыз"уены белән тәмамланды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.