ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2025 ел
җомга

25 апрель көнне Сулэ авыл клубында "Минем сайлау - минем сәламәтлегем"дигән мәгълүмат сәгате узды.Чара барышында мөдир сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, һәр кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Тәмәке тарту, алкоголь, наркомания кебек начар гадәтләр турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен файдалы булуын белделәр. Балалар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International