5 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында “Исәнме күрше” урам бәйрәме үткәрделәр. Беренче минуттан ук мәйданда җылы, өйдәгечә уңайлы атмосфера хөкем сөрде. Кунаклар өчен бәйрәм зонасын чигелгән сөлгеләр белән бизәделәр.Яраткан татар халык җырлары яңгырады, ә гармунга кушылып, теләге булган һәркем шатланып биергә кереште. Иң актив кунаклар татар халык җыр-бию уеннарында катнаштылар.. Бәйрәм өйдә пешкән ризыклар белән уртак чәй эчү белән тәмамланды. Зур өстәл артында халык ашыкмыйча гына аралашты, җылы, күңелле бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте һәм яңа очрашулар турында сөйләштеәр. Бу чара бөтен авыл өчен чын бүләк булды, традицияләрне саклауның һәм күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуның мөһимлеген тагын бер мәртәбә күрсәтте.