«Гөрләп яшә, Татарстан!» бәйрәм концерты

2026 елның 29 августы, шимбә

29 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире Л.Д.Мөхәммәтҗанова белән берлектә «Гөрләп яшә, Татарстан!» Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар. Авыл халкына һәм кунакларга Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов тантаналы котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Рәсми өлеш кысаларында намуслы хезмәтләре өчен бүләкләү, шулай ук рәсем конкурсында лаеклы бүләкләр алган яшь җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйрәм программасы гаять бай һәм интерактив булды. Үзләренең иҗаты белән тамашачыларны «Акварель» халык бию төркеме, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр, Мичәнбаш авылы мөдире, Вәлиев Р.Б. һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Свищева Л.А. сөендерде. Сәхнәдән күңелле җырлар, күңелне нечкәртерлек шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Тамашачылар белән күңелле уеннар һәм интерактивлар бәйрәмгә аеруча җанлылык һәм дәрт өстәде, аларда балалар да, өлкәннәр дә дәртләнеп һәм рәхәтләнеп катнаштылар. Концерт бердәмлек, туган як өчен горурлык атмосферасында узды һәм һәркемгә уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас бәйрәм рухы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International