25 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән бергәләп, "Татарстанда җәй"проекты буенча Ленин урамында кичке җыен оештырдылар. Җыен бик матур башланып китте яраткан авылыбызның җырчылары ,гармунчылары кайттылар ,Моңлы тавышлы Гөлсинур Галявиева үзенең яраткан җырлары белән бәйрәмне башлап җибәрде ,гармун тавышыннан авылыбыз кабат яшлеккә кайтты “Наза”,”түгәрәк”,”Биш почмак”уеннары кабаттан яңарды,күмәкләп татар халык җырлары бергәләп башкару ямь өстенә ямь өстәде.. Чарага өлкән яшьтәге, урта яшьтәге һәм үсеп килүче буын кешеләре җыелды. Көндәлек мәшәкатьләр артында һәрвакытта да менә шулай күңел белән аралашып булмый. Барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне искә төшердек.. Бәйрәм тәмамлангач, барлык кунакларны кайнар чәй һәм, әлбәттә, коймак белән Татлы өстәл көтә иде. Чара «Татарстанда җәй» проектының җылысы кич буена сакланды.. Катнашучылар күңелле кичә оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерделәр,яңадан очрашырга кирәк дип таралаштылар.