«ТАЛАНТЛЫ БАЛАЧАК» VI район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрель көнне «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге «Саба балалар сәнгать мәктәбендә» фестивале Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «ТАЛАНТЛЫ БАЛАЧАК» VI район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы лауреатларын, дипломантларын һәм катнашучыларын котладылар. Конкурс балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади потенциалын ачуга, аларны мәдәни мирас белән таныштыруга, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, Россия халыкларының тарихына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Конкурста Шәмәрдән мәдәният йортыннан «Мизгел» клуб берләшмәсе катнашучылары Әхмәтшина Әмилә Азат кызы 2 дәрәҗә Лауреат, Домолазова Валерия Юрьевна катнашучы дипломы һәм «Лучики солнца» Минһаҗева Динара Радик кызы 3 дәрәҗә дипломант һәм Минһаҗева Наргизә Радик кызы 3 дәрәҗә дипломант катнаштылар. Балалар җитәкчесе Әхмәтшина Гөлназ Мөнәвир кызы. Эшләрне Саба районының мактаулы жюрисы бәяләде. Мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф., сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З., район мәдәният йорты рәссамы Алтынбаев Р.М. катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котладылар һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International