17 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») IX Республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашты. Сәхнәдә Г.Тукайның «Ана догасы» шигыренә язылган фольклор композициясе күрсәтелде, «Тулган ай» фольклор коллективы җитәкчесе Галиева Минҗиһан Әхмәдулла кызы. Режиссер куючы Шәмәрдән мәдәният йорты филиалы мөдире Әхмәтшина Г.М., сәнгать җитәкчесе Шакирова А.А. Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.