12 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында җәнлекләр циркы булды. Цирк программасы Шәмәрдән халкын жанрларының төрлелеге һәм өйрәтүчеләрнең профессиональлеге белән сөендерде. Акыллы пудельләр, маймыллар, попугайлар катлаулы трюклар башкардылар, биеделәр һәм хәтта тамашачылар белән уйнадылар. Йонлач артистлар белән бергә сәхнәдә чын цирк шапитосы атмосферасын тудырып, күңелле клоуннар һәм фокусчылар чыгыш ясады. Тамашадан соң балаларның ошаган геройлар белән истәлеккә фото ясау мөмкинлеге булды. Бу кичә барлык кунакларга да бик яхшы кәеф һәм могҗизаларның бик якында гына булуына ышаныч бүләк итте. Зал балалар көлүләре, алкышлар һәм шатлыклы кычкырулар белән тулы иде.