11 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында сәламәтлеге чикле булган балалар өчен «Веселый пластилин» мастер-классы үткәрелде. Мастер-класс сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларда вак моториканы үстерүгә, хәрәкәтне координацияләүгә һәм утыручанлыкка юнәлтелде. Алар ачык төсләр һәм йомшак формалар дөньясына чумдылар. Пластилин белән эшләү-мавыктыргыч шөгыль кенә түгел, ә үз хисләреңне белдерүнең бик яхшы ысулы да. Белгеч җитәкчелегендә катнашучылар язгы чәчәкләр, хайваннар, бизәнү әйберләре, әкият геройлары ясадылар. Осталар кулындагы пластилинның һәр төере уникаль фигурага әверелә. Мондый очрашуларда иң мөһиме — нәтиҗә генә түгел, процесс та: тере аралашу, ярдәм һәм мин моны үзем эшли алам!. Йөзләрдәге елмаюлар оештыручылар өчен иң яхшы бүләк булды. Мондый дәресләр балаларга үз көчләренә ышаныч һәм җылылык бирер дип ышанабыз. Очрашу азагында һәр катнашучы үзенең эшләнмәсен кечкенә җиңү һәм зур иҗат символы буларак өенә алып кайтты.