6 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Чаба, чаба гомер аты...» дигән концерт куйдылар. Бу чара «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үткәрелде. Концерт «Шәмәрдән» коллектив җыры белән башланып китте. Алып баручы кыскача гына концертның фольклор мирасы, «Чаба, чаба гомер аты...» атамасы турында сөйләде һәм тамашачыларны «Тулган ай» да катнашучылар белән таныштырды. Чара барышында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, күңел җырлары, гармун җырлары яңгырады. Үзәк вәкилләре һәм берничә кунак коллективка җылы сүзләр әйттеләр, концертның килүчеләрнең эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясавын билгеләп үттеләр. Концерт гомуми саубуллашу көйләре һәм үзара сәламәтлек һәм иминлек теләүләр белән тәмамланды.