Инвалидлар декадасы кысаларында, 5 декабрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» хәйрия концерты оештырдылар. Алар залда яхшы күңеллелек һәм яхшы кәеф атмосферасы тудыра алдылар. Концерт программасы якты һәм бай булды. Концертта Халык җырлары, матур шигырьләр, гармунга көйләнгән җырлар тәкъдим ителде. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.