Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 2 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Согреем сердце добротой» дигән күңел ачу-уен программасы үтте. Әлеге чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде, ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Мәдәният йорты фойесында әкият персонажлары киемнәрендә эшләүчеләр кунакларны каршы алдылар. Чарага балаларны төрле уеннар һәм конкурслар белән мавыктырган аниматор чакырылган иде. Аннары мәдәният йорты белгечләре бәйрәмне дәвам иттерделәр, әдәпле сүзләр һәм ишарәләр белән сәламләделәр, табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, шулай ук Уеннарда дәртләнеп катнаштылар. Бәйрәм барышында алар үзләренең фантазияләрен күрсәтә һәм ачык төсләр дөньясына чума алдылар. Шулай ук алар өчен бәйрәм өстәле дә оештырылды. Чара Шәмәрдән мәдәният йорты белгече башкаруында «Еслили в сердце живет любовь» җыры белән тәмамланды.