«Иң тылы Наз – Ана назы» бәйрәм концерты

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

30 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган «Иң тылы Наз – Ана назы» исемле бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасын Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән китапханәләре, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире һәм үзешчәннәр белән берлектә оештырдылар. Концертның беренче минутларыннан ук күңелле һәм сокланулы атмосфера барлыкка килде. Концерт «Бәби юу йоласы» театральләштерелгән куелышы белән башланып китте. Бәйрәм концерты күңелгә ятышлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, заманча биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләр турында җырлар, рәхмәт сүзләре, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International